Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Динара – иң яшь сайлаучы

Быел Саба районында  500гә якын  егет һәм сайлауларда   беренче тапкыр катнаша

 

 . Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Динара Минапова да Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 2483нче сайлау участогына килеп, кулына беренче тапкыр сайлау бюллетене  алды һәм сайлау комиссиясенең махсус бүләгенә дә лаек булды.   «Миңа быел 18 яшь тулды.  Кичтән үк үземне тавыш бирүгә эзерли башладым. Интернеттан сайлау тәртибе белән таныштым, әти-әниемнән сораштым.  Үзеңне Татарстанның тулы хокуклы гражданины итеп тою  бик җаваплы да, күңелле дә. Илнең киләчәген билгеләгәндә һәркемнең фикере әһәмиятле  дип саныйм. Татарстаным белән горурланам.  Быел гына олы тормышка аяк баскан яшьтәшләремә  алдагы тормыш юлларында каушап калмауларын, хыял-өметләренең чынга ашуын телим», - диде Динара.  Участокта  Балалар иҗат үзәгенә йөрүче укучыларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Сайлауга килүчеләгә  күргәзмә белән танышу мөмкинлеге булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев