Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт имтиханнары бара

Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләре укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Шулай итеп, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасыннан майның соңгы көнендә географиядән –1, рус әдәбиятыннан –2 һәм химиядән 13 укучы сынау бирде. Төп фән рус теленнән имтихан бирергә теләүчеләр – 116, дәүләт чыгарылыш сынавы тапшыручылар 9 иде. Нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак.

Математикадан – 63 укучы, физикадан – 17, тарихтан – 9, кичә җәмгыять белеменнән 50 укучы БДИ тапшырды. Биология һәм чит телләр буенча имтиханнарга барысы 34 укучы әзерләнә. Укучылар өчен имтиханнар 24 июньдә информатика белән тәмамланачак. Сынауны яңача – компьютер каршында утырып бирәчәкләр. Әлеге фәнне 10 укучы сайлаган.

Фото: Татар-информ архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев