Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ДӨНЬЯ ЛИДЕРЫ САБАДА УРНАШТЫ

Узган атнада Сабада “ТерраПРО” компаниясе "Татарстан КУН Центр" сервис үзәген ачу тантанасы узды.

Татарстанда аларның тарихы 2013  елда төрле ремонт эшләрен башкару өчен “Джон Дир”ның эсклюзив дилеры статусын алудан башлана. Сабада урнашкан комплексның гомуми мәйданы 1 гектар тәшкил итә  һәм анда запчастьлар саклау склады, уку бүлмәсе, ремонт зонасы урнашкан. Быел инде “Терра ПРО” компаниясы авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә дөнья лидеры “КУН” компаниясе белән хезмәттәшлек итеп, Россияда беренче сервис үзәге ачты. Сервис  үзәге Татарстан, Чувашстан, Марий-Эл, Удмуртия, Мордовия өлкәләренең авыл хуҗалыкларына чәчү агрегатлары, үсемлекләргә агу сиптерүче техника, запчастьлар тәкъдим итәчәк. “Эшне башлап җибәргәнче, без урнаштыру урыны турында сөйләшүләр алып бардык, һәм безнең беренче урында клиентларга тиз вакытта хезмәт күрсәтү иде. Чөнки гадәттәгечә җи­теш­терүчеләрнең складлары Мәс­кәүдә урнашкан, һәм аларга заказ бирсәң, бер атналап килгәнен көтәсе. Ә хәзерге чынбарлыктан карасак, моны урак өсте вакытында яхшы дип әйтмәс идем. Шуңа күрә дә үзебезнең сервис үзәген авылларга  якын булган Байлар Сабасында урнаштырдык.” – дип билгеләп үтте “ТерраПРО” компания җитәкчесе Майкл Сноу. Компаниянең ачылу  тантанасына район башлыгы Рәис Миңнеханов та килгән иде. Ул компания башлык­лары белән бергә ясаган бәхет дагасын, сервис  үзәген  ачу истәлеге итеп  калдырды. Шулай ук тарихи истәлекле вакыйга булды: Майкл Сноу һәм Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов белән үзәктә укыту-практика чаралары үткәрү турында үзара килешү имзаладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев