Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәрәҗә еллар белән яулана

Татарның табын күрке нәрсә?Гөбәдия, чәк-чәк, кош теле, өчпомак, бәлеш, кыстыбый...Әле бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде, килешәсездер. Кунак ашларын әзерләүгә килгәндә, безнең татар хатын-кызларына тиңнәр юктыр анысы.Уңган хуҗабикәләребез ризыкларның ниндиләре белән генә сыйламыйлар хәзер. Дөрес, эштән соң камыр белән маташырга әллә ни вакыт калмый анысы. Кунак-төшем, аш- мәҗлесләре булса, безгә профессиональ аш-су осталары әзерләгән камыр ашлары ярдәмгә килә. Районыбызның «Аш-су» җәмгыятендә 41 елдан артык фидакарь хезмәт куючы Әлфизә ханым Исламова җитәкләгән коллектив осталары пешергән ризыклар да инде дистә еллар табыннарыбызны бизи.

  Коллектив бүгенге көндә 20 кешене берләштерә. Моннан тыш районның барлык мәгариф учреждениеләре ашханәләрен дә пешекчеләр хезмәте һәм ризык белән тәэмин итү алар җаваплылыгында. «Бар таянычым - ул коллектив, бездә һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт, һәркем үз эшен белеп, намус белән башкара»- ди Әлфизә ханым.Ә бу югарылыкка күтәрелгәнче, аңа да кем әйтмешли, барлыкны да, юклыкны да, хакимият үзгәргән, чорлар алышынган, хәтта ил таркалган вакытны да үз башыннан кичерергә туры килә. Шулай да кыю холыклы, максатчан ханым үз һөнәренә, яраткан эшенә гомере буе тугры кала.

  Үзе ул Апас районы кызы. Табигатьнең алтын-сарыга төренгән мәлендә  Колгына авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе Фәхия һәм әтисе Мостафа кечкенәдән хезмәт белән тәрбиялиләр үзен. Гаиләдә 6 бала үсә. Әмма әти кеше бик яшьли дөнья куя. Әлфизәнең дә балачагы әнисенең уң кулы буларак, йорт мәшәкатьләрендә үтә, басуда бәрәңге, чөгендер эшкәртүләр нәни кызчыкны эшкә ныгыта гына. Вакыт бара, балалар да бер-бер артлы үсеп мөстәкыйль тормышка аяк басалар. Әлфизә 8 нче классны тәмамлап Казанга килә, финанс техникумында хисапчы һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач, яшь белгечне юллама белән Байлар Сабасына эшкә җибәрәләр. Башта баш бухгалтер хезмәтен башкара, тагын 20 елдан соң җәмәгать туклануы берләшмәсе  җитәкчесе итеп билгеләнә. Сабада үзенең булачак тормыш иптәшен - Илдарын очрата. Тормыш коргач,  бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килә. Исламовлар гаиләсендә һәрвакыт татулык һәм җылы мөнәсәбәтләр  хөкем сөрә. Кызларны үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Әмма язмыш дигәнең алда авыр сынау әзерләп торган икән. Инде тормышлар түгәрәкләнде дигәндә генә, Илдар әфәнде  кинәт якты дөнья белән хушлаша… Аллаһы Тәгалә  адәм баласына күтәрә алмаслык сынау бирмәмен дигән бит. Әлфизә ханымга да тынгысыз эше, балалары, дус-туганнары бу авыр хәсрәтне сабырлык белән үткәреп җибәрергә зур көч бирә. Ә хезмәте, дөрестән дә бик җаваплы.Районда бер генә чара- семинарлар, районкүләм бәйрәмнәр алар ярдәменнән башка узмый диярлек. Республикадан гына түгел, хәтта чит илдән килгән кунакларны татарларга хас кунакчыллык белән йөз итәсе, милли ашлар белән сыйлыйсы бар.Шулай ук Республикакүләм узган чараларда, хәтта дөнья чемпионатларында катнашучыларны тукландыруда “общепит” кызлары ярдәмгә килә. “Аш-су”лылар үзләре дә күптапкырлар дәрәҗәле күргәзмәләрдә катнашып, Франция, Италия, Германия, Греция, Кытай, Гарәп Әмирлекләрендә булып, милли ризыкларыбызны чит илдә  танытып кайтуга   ирештеләр. Әмма Әлфизә ханымның әйтүенә караганда, күпме генә Мактауларга һәм дәрәҗәле исемнәргә ия булсалар да, коллективның иң кадерле сатып алучысы булып гади кулланучы кала. Дәрәҗәне дә, хөрмәтне дә бер нинди акчага сатып алып булмый. Ул еллар дәвамында яулана. Табыннарыбызны тәмле ризыклар белән тәэмин итүче әлеге коллективның  Әлфизә ханым Исламова китергән югарылыктан тайпылмыйча әле озак еллар  халыкка фидакарь хезмәт итүен телибез.Гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Әлфизә ханымга алга таба да сәламәтлек, күңел көрлеге, зур уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев