Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәвам итә алырлык буын...

Районыбызда иҗатка тартылган егет һәм кызлар өчен 11 ел дәвамында Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” бәйгесе оештырыла. Чара быел 20 майда Балалар иҗат үзәгендә үтте.

Яшь иҗатчылар эшенә КФУның милли һәм глобаль медиа чаралар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева бәя бирде. Бәйгегә  килгән язмалардагы  кызыклы башламнар белән таныштырды. "Безнең мәктәптәге Ришатны белмәгән кеше бармы икән? Андый малайлардан хәтта укытучылар да шүрли. Ул елатмаган кыз, кыерсытмаган эт-мәче якын-тирәдә калмагандыр. Тиздән VII сыйныфка күчә, тик үзгәрергә бер дә уйламый”- дип Айдар Галиев үзенең язмасына тартып алып кереп китә. Уңышлы язмаларны күреп, безнең эшебезне дәвам итә алырлык буын булуына күңел сөенә”, – дип  сөйләде  якташыбыз.

   Шулай ук Татарстанда журналистика белән бәйле дәүләт грантлары турында да сүз кузгалтылды. “Алар очраклы балаларга бирелми. Бу грантларда берничә ел буе каләм тибрәткән, үзләренең иҗади портфолиялары булган балалар катнаша ала. Шуның өчен дә мондый бәйгеләр кирәкле дип саныйм”, – диде КФУның милли һәм глобаль медиа чаралар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев