Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Экология икеайлыгы

Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрен санитар чистарту, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экология икеайлыгы игълан ителде. Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб төзелде һәм чаралар планы расланды.

Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына 31 майга  кадәр  элек  ачыкланган санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерергә, яңалары барлыкка килүгә юл куймау чаралары  күрергә, төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итәргә, су саклау зоналарында, паркларда, балалар мәйданчыкларында, автомобиль юллары читләрендә санитар чистарту эшләре башкаруны оештырырга тәкъдим ителә. Санитар-экологик  чистартуга ирек­ле нигездә яшьләр (волонтер) оешмаларын да җәлеп итү сорала. Территорияләрдә санкцияләнмәгән чүп түгү  урыннарын мониторингы “Татарстан республикасының экология картасы” геомәгълүмат системасы ярдәмендә алып барылачак. Шулай ук “Халык  контроле” мәгълүмат системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша кергән мөрәҗәгатьләр дә эшкәртеләчәк. Икеайлыкта башкарылган эшләр турында  мәгълүмат атна  саен чәршәмбе  көннәрендә инфраструктура  үсеше бүлегенә җибәрелергә тиеш. Чаралар планы нигезендә апрель-июнь айларында территорияләрдә 1000 төп агач  утырту, 4665 квадрат метрда асфальтта барлыкка   килгән чокырларны  ямау, 90 мең  кубометр чүп  чыгару каралган.  Өмәләрдә 12000гә якын  кеше катнашыр  дип көтелә.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев