Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ЭКСТРЕМИЗМГА – ЮК” АЙЛЫГЫ

Районыбыз территориясендә 1 сентябрьдән Саба муниципаль районы башлыгы карары белән расланган чаралар планы нигезендә “Экстремизмга – юк” айлыгы башланды. Айлык районда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла.

Аның барышында террорга каршы район комиссиясе утырышы, халык күп була торган объектларда гадәттән тыш хәлләр очрагында персоналның эш итүен күрсәткән күнегүләр, мәктәпләрдә балаларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр, авыл җирлекләре территорияләрендә чаралар, төрле акцияләр уздырылачак. Мәгариф идарәсенә укучылар арасында “Экстремизмга – юк” дигән рәсемнәр бәйгесе, җәмәгать эшлеклеләре, традицион дин вәкилләре, көч структуралары хезмәткәрләре катнашында тематик сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләренә яшьләр белән очрашулар, кичәләр һәм башка профилактика чаралары үткәрү бурычы йөкләнде. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев