Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Ел хатын-кызы" республика конкурсының җиңүчеләр исемлегендә сабалылар да бар

8 февраль көнне Балтач район мәдәният үзәгендә "Ел хатын-кызы". Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры узды.Әлеге мәртәбәле чарада 9 районнан – Саба, Биектау, Балтач, Әтнә, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык-бистәсе,Арча районнары конкурсантлары көч сынашты.

Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелә: конкурсантлар “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галим”, “Язмышым — һөнәрем”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Өченче яшь герое”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Ир-егет – лидер”, “Изге йөрәкле ир-егет” номинацияләрендә бәяләнә.
Безнең район данын «Курсабаш»җәмгыяте терлекчесе Айназ Рафаэль кызы Шәйнурова, Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лариса Икрам кызы Шамсетдинова, Олы Кибәче авылы китапханәсе мөдире Гөлүсә Фатихова һәм «Саба дулкыннары» телерадикомпаниясе директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова яклады. Айназ Шәйнурова һәм Әлфия Мөбарәкова үз номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылды. Котлыйбыз!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев