Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Электр самокатын уенчыкка санама!

Газетабызның иҗат төркеме районның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыкты.

  Шәһәрдә генә түгел,  район һәм авыл урамнарында да электр самокаты белән йөрү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Әлеге җайланмалар уңайлы булсалар да, куркыныч яклары да юк түгел...

  Сүз дә юк, электр самокатлары белән тиз арада теләгән урынга барып җитеп була. Шул  ук  вакытта  алар юл хәрәкәтендә катнашучылар  өчен  куркыныч  тудыра. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән, юл-транс­порт һәлакәтләре  килеп  чыга.

  “Әгәр бала 7 яшьтән кече­рәк була икән, ул әти-әнисе белән генә тротуарлар, җәяүлеләр өчен булган урыннарда хәрәкәтләнә ала. 7-14 яшьлекләрнең хәрәкәт итү зоналары шул ук, ләкин өлкәннәрнең алар янәшәсендә булуы мәҗбүри түгел. Самокатларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан артмаска тиеш. Тротуар, җәяүлеләр сукмагыннан авырлыгы 35 килограммнан артмаган җайланмаларда гына йөреп була. Машина юлына 14 яше тулганнар гына чыга ала. Шәхси хәрәкәт чарасының авырлыгы 35 килограммнан ким булмаска, ә юлда транспорт чараларына рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 60 чакрымнан арт­маска тиеш.

  Электр самокатларында юлның уң як кырыеннан гына йөрергә рөхсәт ителә. Тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылган булу да зарур”, – диде шәхси мобильлек чараларында йөрүнең төп кагыйдәләре турында ЮХИДИ район бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Насыйбуллин.

  Рейд вакытында электр самокатлары белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән 3 бала тоткарланды. 14 яше тулмаган балалар машина йөрү өлеше буенча хәрәкәт иттеләр. Шунысы кызганыч, көн дәвамында ике тапкыр рейдка чыгу нәтиҗәсендә, бер бала кисәтелгәннән соң да икенче мәртәбә шәхси хәрәкәт чарасы белән чыгып, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозды. Моны ул самокатның яңа алынуы һәм сынап карау теләге булуы белән аңлата. Әлеге балаларның әти-әниләренә кисәтү ясалды, беркетмә төзелде. Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе әлеге эшне тикшергәннән соң, 100-500 сум күләмендә штраф салыначак.

Саннар

Татарстанның  ЮХИДИ бүлеге начальнигы Андрей Куртмин хәбәр итүенчә, 2023нче елның беренче яртыеллыгында республикада электр самокатлар белән идарә ит­кәндә 17 юл-транспорт һә­­ла­кәте килеп чыккан. Әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 70 процентка күб­рәк. Аварияләрнең дүр­тесе төнлә булган. Бәрелеш нәтиҗәсендә, 18 кеше зыян күргән, аларның 8е – балалар. Шунысы куандыра, Саба районында электр самокатлары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

   Электр самокат­ларында йөрү кагыйдәләрен бозган очракта, штрафлар каралган.  Әгәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозсалар, 800 сум штраф салына. Бу вакытта исерек тә булса, штрафы 1000-1500 сумга кадәр. Транспорт чаралары хәрәкәтенә комачау иткән очракта, 1мең сум күләмендә штраф каралган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев