Эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында яшь мотоциклчыларыбыз уңышы
Чемпионатның биш этабында барлыгы 412 спортчы катнашты.
Әлмәт шәһәрендә эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда "Арташ Эндуро" командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте. "Юниорлар" категориясендә беренче урынны Булат Гарипов, өченче урынны Әмирхан Әгъләмҗанов яулады. "Көмеш" категориясендә Сәлахиев Рәфис икенче булды. Чемпионатның биш этабында барлыгы 412 спортчы катнашты. "Арташ Эндуро" командасы алдынгы урыннарны яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Спортчыларга алга таба уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа казанышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев