Ерак бабалар нигез салган авыл кадерле
Шәҗәрә – буыннар чылбыры
Олы Кибәче авылы тарихта 1554-1555 еллардан билгеле. Аңа нигез салучылар арасында безнең карт бабабыз Юдәй дә булган. Нәсел агачыбызның безгә билгеле тамырында ул тора.
Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алгач, чукындыру сәясәтен башлый. Хәзерге Мамадыш районы Урта Әрнәш-Албай авылына да килә халыкны үз диненнән ваз кичтерүчеләр. Моңа риза булмаучылар якын-тирәдән урын эзли башлый. Үбрәм, Юдәй атлы кешеләр кара урманда бер чишмәгә юлыга. Шул чишмә буена землянка казып, 4-5 гаилә гомер итә башлый. Суга якын булганга, авылга Салкын чишмә, дип исем биргәннәр. Соңрак авылыбыз Кибәче дип йөртелә башлаган. Бабайлар әйтүенчә ул авылның иң карт кешесе Кибәч вафат булгач, шуның хөрмәтенә кушылган. Ә галим Гомәр Саттаров фикеренчә, авыл халкы көбә күлмәк ясаган, шуңа аларны көбәчеләр дигәннәр. Дөрестән дә, авылыбызда элек тимерчеләр, тегүчеләр, аяк киеме осталары, табак-савыт кыручылар, арба-чана, тәгәрмәчләр ясаучылар бик күп булган. Аларның товарлары данлыклы Мәкәрҗә ярминкәләрендә сатылып, Урта Азиягә кадәр барып җиткән.
«Дүскәй оныгы булам»
Авылыбыз тарихын өйрәнеп, «Эчәр суым синдә, Кибәчем!» китабын чыгарган журналист апам Люция Шәрәфиева безнең нәсел турында «Минем нәселем Шәрәфетдин бабам ягыннан Дүскәй (Дусмөхәммәт), әбием Гыйздениса ягыннан Мөзәет нәселенә барып тоташа», – дип яза. Ул 1719, 1834, 1850 еллардагы җан исәбен алу кенәгәләре буенча карасак, мин әтием ягыннан Дүскәй оныгы булам. Ә Дүскәй – Дусмөхәммәт морза атаклы Кара бик шәҗәрәсенә барып тоташа, дип саный туганыбыз. Ул моны данлыклы галим Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» китабына нигезләп яза. Нокрәт буйларында туган Дүскәйнең 1719 елда 50 яшьлек оныгы Әймәт һәм 60 яшьлек оныгы Илмәт икәнлеге билгеле. Әймәт - выборной булган. Аның 4 яшьлек улы Юзәй-Юдәй теркәлгән. Илмәтнең 20 яшьлек улына Рахман исеме кушылган. Безгә билгеле мәгълүматларга караганда, Юдәй бабайның улы Әмирхан, аңа 1816 елгы исәпкә алу вакытында 64 яшь булган, ул 1825 елда вафат. Аның улы Габдулваһапка 1834 елда 40, хатыны Мөхибҗамалга 30 яшь тулган. Габдулваһапның Габдулҗаббар, Габдулмәннаф, Садретдин, Нәҗметдин, Гыйматдин, Гата исемле уллары, Гайниҗамал, Гөлҗамал исемле кызлары булган. Әмирхан Юзәевнең икенче улы Насыйр. Аның улы Габдулсаттар 9 яшендә үлә, аннан соң Бикмөхәммәт, Хисаметдин. Ә Насыйр хатыны – Шәмсеҗиһан. 1843-1844 елларда авылга кабат чукындыручылар килә. Шул вакытта күрше Елыш, Олы Саурыш авыллары руслаштырыла. Чукындыруга минем Садретдин бабамның атасы Габдулваһап белән аның энесе Насыйр каршы чыга, халыкны динен сатмаска өнди. Шуның өчен аларны 1844 елда Себергә җибәрәләр.
Горурланырлык бабаларым
Ә безнең тармак Садретдин бабайдан башлана. Ул Мамалайдан Мәмтүхә исемле чибәр кызга өйләнә. Аларның Бәдретдин, Шәйхетдин, Шәрәфетдин исемле уллары, Фатыйма исемле кызлары була. Минем укымышлы карт бабам Шәрәфетдин үзебезнең авыл кызы Гыйзденисага өйләнә. Су буенда тегермән тота, 1921 елда ачлык килгәч, аны күршесенә сатып, олы улы Камалетдин белән Чиләбе өлкәсенә бәхет эзләп чыгып китә, шуннан әйләнеп кайтмый. (Бу хакта Кече Кибәченең укымышлы кешесе Әгъләмша Дәүлиев бәет чыгарып, болай дип яза: «Кыр казындин илемне сорашмадым, оялдым, мин һич хәер сорашмадым. Дидем булмас,үлсәм үлемгә риза, ни кылыйм, мин белмимен дим сорый да…»)
Шәрәфетдин белән Гыйзденисаның Минһаҗетдин, Гыйлаҗетдин, Хәбибрахман исемле уллары, Хәтирә, Тәскирә исемле кызлары туган. Хәбибрахман – минем әтием Рафаэльнең әтисе була. Ул 1942 елда Бөек Ватан сугышында Смоленск кырларнында үлеп кала. Минһаҗетдин бабай Новгород өлкәсендә сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Минһаҗетдиннең энесе Гыйлаҗетдин камалыштагы Ленинградны саклый, «Ленинград оборонасы» өчен, «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Аның улы Галимхан, район тарихында беренче булып, Мәскәүнең урман хуҗалыгы институтын бик яхшы билгеләренә тәмамлый, бер улы Таһир Бөтенсоюз пионерлар лагеры Артекта була. Кызы Сәмига Кукмарада – дин юлында.
Карт әбием Шәмсеруй – Хәбибрахман бабай хатыны 1946 елда ук сугыш чорындагы тырыш хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнә. Шәмсеруй әби белән Хәбибрахман бабайның Рафаэль, Әминә исемле балалары була. Әтием Рафаэль 40 елга якын «Дружба», «Икшермә», «Кибәче» совхозларында механизатор, тракторчылар бригадиры, учетчы, агроном булып эшләп, Саба районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Ул озак еллар авылда имам ярдәмчесе иде. Әбиебез да озак еллар совхозда дуңгыз караучы булып эшләп, грамоталар алган кеше. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерделәр: Люция, Рушания, Гөлнур, Рашад.
Безнең нәселебез бик зур, Россиядә генә түгел, Үзбәкстан, Италиядә гомер итүчеләре дә бар. Нәселебездә республикада билгеле шәхесләр дә бар, мәсәлән, карт бабам Шәрәфетдиннең энесе Бәдретдин оныгы Әхкаметдин Зәйнетдинов хаҗга барган, Алабуга мәчетендә имам торган, китаплар язган кеше.
Нәселебез ислам динен саклаган
Минем олы апам Люция Шәрәфиева Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты. Ул да дини белемле, мәдрәсә тәмамлады. (Гомумән, нәселдә 1850 еллардан килгән муллалар бик күп. Әмирхан бабайның энесе Салих балалары, оныклары 1930 елларга кадәр мулла булып торган. 1918- 1925 елда Кече Кибәчедә мулла булып торган Мирзагабдулла Зыятдинов Амур өлкәсенә сөрелгән). Нәселебез ир-егетләренең ислам динен саклауда, авылыбыз һәм татар халкына дини белем бирүдә роле зур булуын әйтер идем. Милли архивта авыл халкының Сираҗетдин мулла җитәкчелегендә 1887 елның беренче июлендә янган мәчет урынына яңасын төзүне сораган хаты саклана. Оренбургтагы мөселман диния җыенына язылган үтенечкә староста Гайнулла Фәйзуллин белән бергә, карт бабам Шәрәфетдин Габдулваһапов кул куя. Карт бабам Шәрәфетдиннең энесе Бәдретдиннең улы Зәйнетдин әниемнең әтисе Хөснулла бабам белән бергә, Бөек Ватан сугышы ветераны совет чорында авылда мулла булып торды, зиратны карады, яшьләргә никах укыды, яңа туган балаларга исем кушты, авылдашларны соңгы юлга озатты. Аның энесе Җәләлетдин сугышка кадәр Сабада клуб директоры эшен алып бара, сугыштан соң 1956 елда Үзбәкстанга китә, вафатына кадәр дин юлында була.
Шәрәфетдиннең уллары Камалетдин, Минһаҗетдин, Гыйлаҗетдин данлыклы Сатыш мәдрәсәсендә белем ала. Сугыш вакытында аларның мөселман кардәшләрне дога кылып гүргә иңдерүләре дә билгеле. “Гыйлаҗетдин абый, кешегә күрсәтмәсә дә, бик гыйлемле, күп белә иде”, дип искә ала иде авылдашыбыз Бибиҗамал апа.
Гыйлаҗетдин бабайның кызы Сәмигада аның сугыштан әйләнеп кайткан догалыгы да саклана. Самига апа үзе дә Кукмара мәдрәсәсен тәмамлап, дин юлында. Абыйсы Газизҗан да Әлмәт районының Кәләй авылында мулла вазифасын башкарды.
Карт бабамның олы кызы Хәтирә Коръәнне яттан белгән. Ул сугышка кадәр укытучы булып эшләгән Туктар кешесе Габдрахман Сафиуллинга кияүгә чыга. Җизни ВЛКСМның Саба район комитеты беренче секретаре була. Ул 1940 елда Саба районыннан 370 кешене Финляндиягә алып бара. Әлеге нәсел безнең якны үз итә. Аның абыйсы Нәҗип Олы Кибәчедә, Төбәктә рәис була, энесе Шәүкәт “Икшермә” совхозын җитәкли. Хәзер авылда карт бабамның энесе Шәйхетдин оныклары да яши. Аның кызы Фагыйләнең улы Әхмәдулла абый авыл тарихын өйрәнүдә күп көч куйган кеше, үзе шигырьләр язды, оста гармунчы иде. Аның уллары Фәһим белән Хәлим, кызлары Диләрә дә әдәбият-сәнгатькә гашыйк кешеләр. Әлеге нәселдән авылда Гайшә Мөхәммәтшина, Фәнзия Шакирова, Рафил Сафин, Гөлсинә Гарипова гаиләләре гомер итә. Гомумән, нәселебез кешеләре элек-электән гыйлемгә омтылган, шуңа укытучылар да, табиблар, шәфкать туташлары да бик күп.
Алтын куллы осталарыбыз
Нәселебез кешеләре алтын куллы осталары белән билгеле. Алар кешеләргә киемнәр, күнитек, читекләр теккән, өй җиһазлары эшләгән. Хәбибрахман бабам скрипка ясаган. Әбием Шәмсурыйның иң үкенгәне – авылда 1958 елда булган янгын вакытында аның шул скрипкасын алып чыга алмавы иде. Гыйлаҗетдин бабайның олы улы Вазифан да скрипка ясаган, ул авылда бик оста гармунчы булган. Ансамбль белән Германиягә баргач, аңа бер полковник аккордеон бүләк иткән (Ул хәзер эшмәкәр Рифкать Шәфыйковның шәхси музеенда саклана.) Аның энесе Газизҗан, әтием Рафаэль дә, Тәскирә апай да гармунда оста уйный иде. Гомумән, Шәйхетдин һәм Бәдретдин нәселен дәвам итүчеләр арасында да гармунчылар, балаларга музыка белеме бирүчеләр күп. Шулай да иң зур горурлыгыбыз – авылыбыз яшәсен, алга китсен өчен тырышып хезмәт итүче, нәсел учагын сүндермәүче туганнарыбыз. Хәзер авылыбызда Шәрәфетдин нәселен энебез Рашат дәвам итә. Ул Төбәк фермасында терлекләр карый, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарганы өчен слетларда хөрмәтләнә, районның Мактау грамоталарына лаек булды. Алар хатыны Раилә белән Фирзәр һәм Галияне тәрбияләп үстерде. Фирзәр быел аграр көллиятен тәмамлап, авылда калды. Үзем Казан дәүләт университетын тәмамлап, укытучы булып эшләдем. Хәзер Яшел Үзән районында китапханәче. Бер апам Рушания гаиләсе белән Казанда яши, мәктәптә эшли.
Борынгы Юдәй нәселенең бүгенге буыны да сынатмый. Яшьләребез арасында халыкара олимпиадаларда җиңүче дә, Россиякүләм һәм республика бәйгеләре җиңүчеләрен әзерләүчеләр дә бар. Иң мөһиме, кайсы гына тармакта хезмәт куйсак та, эшебезне җиренә җиткереп башкарабыз.
Ерак бабаларыбыз нигез салган авылыбыз безгә бик кадерле. Аның нык, гомерле булуын телибез.
Гөлнур Бикзиннурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев