Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭШЕ - ДӘВА, СҮЗЕ - ШИФА

Ул үзе янына килгән һәр кечкенә пациентны яратып, йөрәк җылысы белән каршылый. Ак халатлы, ягымлы әлеге апаны күргәч, нәниләрнең самими йөзенә дә елмаю куна. Юкка гына табибның даруыннан бигрәк, сүзе дәвалый димиләр бит.

   –Мин әллә ни зур батырлык  кылмыйм, бары яраткан эшемне башкарам. Кешеләрне, пациентларымны бик яратам. Табиб иң беренче чиратта  авырулар белән матур мөгамәлә кора белергә тиеш.  Үземә мөрәҗәгать иткән һәр пациентыма  шәхси якын килергә тырышам, табиб янына беркем дә күңелсез сүз ишетергә килми.  Һәркем  үзенә  матур мөнәсәбәт көтә. Синең эшең  күплегендә, каядыр ашыгуыңда    пациентның бер гаебе дә юк. Шуңа да һәр кеше белән матур мөгамәләдә булу минем төп яшәү принцибым», - ди  Миләүшә Йосыпова.  Белем күтәрү курсларында  чыгыш ясаган  профессорның сүзләре табибәнең  күңеленә тирән уелган: «Табибның иң беренче  чиратта тышкы кыяфәте җәлеп итәргә тиеш!».  Бу сүзләр, әлбәттә,  бик  сәер тоела.  «Ничек инде алай? Ә һөнәри осталык?» - дип аптыраулы сорау яудыралар  яшь табиблар. «Анысы –  икенче чиратта», - ди галим.  Профессорның  тышкы кыяфәтне генә күздә тотмыйча,   иң беренче кеше белән  матур мөгамәлә булдыруга басым ясаганлыгына Миләүшә ханым тиз төшенә. Әлеге сүзләрне тормыш кыйбласы итеп алып, Саба үзәк хастаханәсендә балалар та­бибәсе булып эшли башлавына 22 ел булган.  1994 елда  КДМУның педиатрия факультетын тәмамлаган Мөслим кызы  юллама белән Чаллыга  эшкә җибәрелә. Биредә эш  неврология буенча тәкъдим ителгәнлектән,  өстәмә укырга туры килә,  интернатураны ул неврология буенча үтә. 1995 елда Сабага килен булып төшкәч, аңа баш табиб Зөфәр Сираҗиев хастаханәгә психоневролог белгечлеге ки­рәклеген әйтә...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сезне БИК хормэт итэм . Гомер буе уз эшегезгэ тугры булып калыгыз. Сезнен кебек табиблар районда сирэк. Унышлар сезгэ