Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмә урта мәктәбе укучылары кошларга сыерчык оялары ясаган

Тиздән сыерчыклар килә!

  Шәмәрдән участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллин Эзмә урта мәктәбе укучыларына «Калатау» мәктәп урманчылыгы биләмәсендә "Сыерчык ояларын ничек дөрес беркетергә?" дигән ачык дәрес  үткәрде." Иң мөһиме-кошлар өчен торак бакчада яки паркта җирдән 3-4 метрдан да ким булмаган биеклектә,  шау-шулы шәһәрдә - 8-10 метр биеклектә булырга тиеш. Ояны туры кояш нурлары төшә торган һәм җилле урыннарга куярга киңәш ителми. Оя вертикаль рәвештә, алга авышрак итеп, ботаксыз урынга (яңгыр кермәсен өчен) беркетелә"-дип аңлатты Илгиз Илһам улы. Аннары балалар агачларга үзләре ясап алып килгән сыерчык ояларын беркеттеләр. Куаныгыз кошкайлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев