Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фестиваль лауреатлары булдылар

Татарстанда “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале төгәлләнде. Фестиваль призерлары арасында “ЭПУ Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләре Илназ Сафин һәм Алмаз Вахитов та бар. Егетләр “Газпром трангаз Казань” җәмгыятенең “Фаворит” хореографик коллективы составында парлы биюдә чыгыш ясап, 1нче Дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Мәртәбәле конкурста республикабызның 127 оешмасыннан 2250 кеше катнашкан. Ул ел саен республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев