18 август көнне Татарстан Республикасының Финанс министрлыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар Саба районына кунакка килделәр. Алар өчен махсус әзерләнгән программа кысаларында кунаклар районның социаль-икътисадый инфраструктурасы һәм бай мәдәни мирасы белән якыннан танышу мөмкинлегенә ия булдылар.
Республиканың Финанс министрлыгы ветераннары Сабада кунакта булды. 18 август көнне Татарстан республикасының Финанс министрлыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннары Саба районында булдылар. Кунаклар районыбызның инфраструктурасы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Сабаның үзәк музеенда, Н.М.Минниханов исемендәге дендрология бакчасында, Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Кунаклар табигатебезнең матурлыгына, торак пунктларның чисталыгына, сабалыларның кунакчыл каршылауларына ихлас соклануларын белдерделәр.



Нет комментариев