Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Финансистлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

8 сентябрь көнне Россиядә финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.

Бәйрәм башында алдынгы хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Аларны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марат Мансур улы Багманов тәбрикләп китте. Ул Рузилә Рахимуллинага Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Финансистлар Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән дә бүләкләнеп кителде. Алар – Инзил Мостафин, Эльмира Мөхәмәдиярова, Диләрә Миникаева, Гүзәл Нуруллина. Шулай ук мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре грамоталары белән Айсинә Булатова, Гүзәл Нуруллина, Инзил Мостафин бүләкләнде.

Коллективны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, җитәкче Шәмсүн Әкбәр улы Сөнгатов барчасына сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар теләде, хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәтен белдерде.

Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган чыгышлар бәйрәмне тагын да бизәде. Җырлар, биюләр, ачык һавада уеннар белән бизәлгән бәйрәмдә бик күп матур сүзләр, изге теләкләр яңгырады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев