Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Физик тәрбия укытучыбыз Алмаз Әхтәмов - Бөтенрәсәй конкурсы призеры

Россиянең мәктәп футболын үстерүче топ-300 иң яхшы укытучысы билгеләнде

Саба гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Әхтәмов Алмаз Назыйм улы РФСның "Мәктәптә футбол" бөтенроссия проектын тормышка ашыруда катнашучы педагоглар өчен «Футбол магниты» Бөтенроссия конкурсында призер булды.

     ️«Футбол магниты» ның дүртенче сезонында РФнең 78 субъектыннан 1137 гариза бирелгән!  РФС экспертлары Россиянең мәктәп футболын үстерүче топ-300 иң яхшы укытучыларын билгеләде, алар арасында безнең педагог та бар, ул  диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнәчәк! «Мәктәптә футбол " — балаларны даими рәвештә футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча безнең мәктәп гамәлгә ашыра торган РФС проекты. Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 2021 елдан гамәлгә ашырыла. 2025-26 уку елында проект бөтен Россия буенча 6000 мәктәпне һәм 288 балалар бакчасын үз эченә ала — бу 2 миллионнан артык бала, – дип хәбәр итә Саба гимназиясе коллективы.

Чыганак: Саба гимназиясенең  социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев