Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәнсөярләрне район башлыгы тәбрикләде

Узган җомгада район, республика фән олимпиадаларында катнашып күркәм уңышларга ирешкән укучылар һәм «Ел укытучысы-2022» исеменә лаек булган мөгаллимнәр хөрмәтләнде.

Шунысы куанычлы, сәләтлеләр районыбызда һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аграр көллиятнең актлар залында  район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында узган  иң белемле укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, укытучыларын тәбрикләү тантанасы моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслады.

«Елдагыча, бүген уңышларыгызга нәтиҗәләр ясыйбыз. Ел саен җиңүчеләр саны артып торуы куандыра. 2010 елда республика күләмендә җиңүчеләр саны 10 булса, бүген 150гә җитте. Унышлар нигезенә бик күп хезмәт салынганы аңлашыла.Саулыкны һәм белемне берничек тә сатып алып булмый. Бу сүзләрне еш кабатлыйм. Чөнки киләчәк тормышыгызда икесе дә иң зур байлыгыгыз»,– диде Рәис Миңнеханов.  

Иң элек сәхнәгә узган ел һәм быел  Анапа шәһәрендә үткән мәктәп спорт клубларының Бөтен­россия спорт уеннарында 2 урын яулауга ирешкән  гимназиянең “Комета” командасы спортчылары һәм җитәкчеләре чакырылды. Әлеге укучылар югары нәтиҗәләр күрсәтеп Татарстан командасын Россия күләмендә таныттылар. Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларында барлыгы 150 урын алынган, шуның 11е Россия күләмендә яуланган. 

Аерым фәннәрне ти­рәнтен өйрәнү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зилә Исхакова  (фотода) белем алуда ирешкән уңышлары өчен  быел иң зур сумма – 47 мең сум акчалата  бүләккә лаек булды. Зилә Бөтенроссия йомгаклау этабында хокук фәненнән җиңүче, җәмгыять белеменнән призер, региональ этапта рус әдәбияты һәм хокук фәннәреннән җиңүче, рус теле һәм җәмгыять белеменнән призер; муниципаль этапта рус теле, тарих, хокук фәннәреннән җиңүче, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм татар теленнән призер булган.

"Мин олимпиадаларда 2 сыйныфтан катнаша башлап, беренче тапкыр рус һәм инглиз телләреннән муниципаль этапта җиңдем. Аннары әкренләп башка фәннәрдән дә үз белемемне сынап карадым. V сыйныфтан региональ этапларда катнашам. Бу ел минем өчен аеруча уңышлы  булды. Беренче тапкыр Бөтенроссия йомгаклау этабында катнашып,  җиңүче һәм призер булуга ирештем. Бу исә үзең теләгән теләсә кайсы  уку йортына имтиханнарсыз керү мөмкинлеге бирә. Быел минем узган елга караганда предметлар саны буенча җиңүләрем азрак, әмма ирешелгән уңышларымның дәрәҗәсе күпкә югарырак. Уңышның башлангычында иң беренче  максат һәм планлы эш итү тора. Икенчесе – тырышлык. Өченчесе – синең янәшәдәгеләр, ягъни гаиләм, дусларым, укытучыларым, мәктәбем. Уңышның нигезен без бергәләп төзедек. Дүртенчесе – үз-үзеңә ныклы ышаныч. Әгәр үз мөмкинлекләреңне бәяли алмыйсың икән, көтелгән нәтиҗәгә ирешү авыр",– ди Зилә. 

Тимершык урта мәктәбеннән  Баязит Дәүлитов быел да олимпиада җиңүчеләре арасында лидерлар рәтендә.

«Белеме барның кереме бар» дигән гыйбарәнең асылы тагын бер кат расланды:  белемле укучылар  район башлыгы кулыннан зур суммада  акчалата бүләкләр кабул итеп алдылар. Укытучылар арасында иң күп премия иясе булып быел да сәләтле  балалар мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Вафин  танылды.

«Бүгенге унышлары өчен   укучыларга 1,3 миллион сум, укытучыларга 2,5 миллион сум акча тапшырылды. Сезнең хезмәтне бәяләп бетерә алмасак та, олимпиадаларга баруны оештыру, юл чыгымнары  районның өстәмә бюджетыннан тотыла. Иң мөһиме – киләчәк буын   белемле булсын ", – диде район башлыгы.

Олимпиадаларда иң күп җиңүчеләр әзерләгән мәк­тәпләр дә ачыкланып, лидерлыкны Олы Кибәче урта мәктәбе яулады. Әлеге мәктәпнең   муниципаль этапта 8  җиңүче, 15 призер, республика олимпиадаларында  6 призер, Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында 3 призер, Халыкара олимпиадада  1җиңүчесе бар. Шулай ук Шекше, Тимершык  урта мәктәбе – 2, Югары Симет, Мичән мәктәпләре 3 урын яуладылар.

Матур традиция буларак, магистраль газүт­кәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство ида­рәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Галимов быел да дүрт  укучыга акчалата бүләк тапшырды.

Тантанада шулай ук “Ел укытучысы – 2022»,  “Елның яшь укытучысы”  бәйгесе җиңүчеләре,  тәрбиячеләр тәбрикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев