ФОНДКА 130 МЕҢ КҮЧТЕ
Хәбәр иткәнебезчә, 30 сентябрьдә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе “Кайгырту” фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрде.
Юридик һәм физик затларның аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, өлкәннәргә булышу максатында көн дәвамында барган чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты, җәмәгать оешмалары, социаль яклау учреждениеләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Эфирга 18 кеше чыкты. Ул көнне “Кайгырту” фондына оешма-предприятиеләрдән 130 мең сумнан артык акча күчерелде. Иганә эше ункөнлектә дәвам итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев