Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Фотоларда – Җиңү кайтавазы”

Халкыбыз 1941-1945 еллардагы Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Бөек бәйрәм уңаеннан “Саба таңнары” газетасы редакциясе дә райондашларыбызны “Фотоларда – Җиңү кайтавазы” дип исемләнгән фотобәйгегә чакыра.

Анда катнашу өчен Җиңү бәйрәме, 9 май чараларында газета укучылар үзләре төшергән фотоларны 15 майга кадәр редакциянең электрон адресына (sabatannar@rambler.ru яки saba-tannary@tatmedia.com) жибәрергә кирәк. Сездән – орден-медальле сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чо­ры балаларының бәйрәмчә шат йөзләрен, сәхнәләрдә, ачык мәй­данчыкларда фронт-тыл күре­нешләрен чагылдырган фотосурәтләр, бездән – шәп бүләк! Ягъни иң яхшы дип табылган эчтәлекле (сюжетлы) фото авторына (5 җиңүчегә) “Саба таң­нары”на язылганлыкка сертификат тапшырачакбыз. Иганәчебез – агач-полимер композит материалдан зәвыклы ишекләр, аркалар сатучы “АкваДвери” компаниясе. Без башлыйбыз! Син дә кушыл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев