Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ФРОНТТАН СОҢГЫ ХАТ…

Газетабызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңа­­ен­нан игълан ителгән «Солдат хат­лары» дигән сәхифәбездә фронттан килгән хатларны урнаштыруны дәвам итәбез.

  Бүгенге истәлек – райондашыбыз, фронтовик Каюм Салиховның өчпочмаклы хаты редакциябезгә аның оныгы Олы Кибәче урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Измайловадан килеп иреште. Кем соң ул фронтовик Салихов?

   Каюм Зыятдин улы   1903 елда  Олы Кибәче авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр Оет башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышына алынган. 1942 нче елның  6 нчы сентябрендә К.Салиховның өенә  язган соң­гы хаты килә,  шуннан соң ул хәбәрсез югала. Аның турында мәгълүмат “Хәтер китабы”нда да бар.

 Тормыш иптәше Салихова (Әскә­рова) Маһирә ялгызы гына 4 баланы тәрбияләп үстерә. Маһирә әби дә сугышка кадәр Оет башлангыч мәктәбендә укыта.  Ул: «Советлар Союзы Герое Вәлит Хаҗиевны без укыттык», дип искә алырга ярата торган була. Маһирә әби 1998нче елда вафат була.

1942 ел, 6нчы сентябрь

Маһирә! Һәм минем улларым Мар­сель, Илгиз һәм кызым Флюра! Сезне өзелеп-өзелеп сагынып сә­лам. Шулай ук әбигә, хатта язылганнарның һәрберсенә сәлам сөйләрсең. Маһирә! Мин әлегә исән. Ләкин менә бу хатны вагонга утыргач, әле поездның кузгалып китмәвеннән файдаланып язам.  Узган төн торган урыннан 25 км бу станциягә Яфримова (Ефремово?-ред.) шәһәренә килдек. Ул кечкенә генә бик матур шәһәр. Картага төшкән булса карарсың бәлки. Әлбәттә барып җитмичә военный эштә ба­ра торган урын әйтелми. Шулай булгач әлегә мин сиңа кай якка барасыбызны әйтә алмыйм. Без батареядан бары 3  кенә кеше. Москва аша китәбез. Барып җитүгә яңа адрес белән хат язармын. Әлегә миннән яңа адрес алмыйча хат язмый тор.

 Рәхмәт Маһирә хатка тил­мертмәдең. Аннан соң тор­мы­шыңнан зарланмадың, минем эч­не пошырмадың. Инде исән сау күрешсәк бер-беребезнең сүзен тың­лап кына яшәр идек.

  Хуш, вагон китә. Сагынып, Салихов.

И. Галимуллина әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев