Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГАДИ ҖЕПТӘН — ЗАТЛЫ АЛКАЛАР

Кулларына энә, ыргак тотучы кызлар гади җепләрдән дә купшы, затлы алка-йөзекләр үрә. Моның өчен соңгы елларда тормышыбызга үтеп кергән интернет челтәре дә нык ярдәм итә. Шөгыльле булам дисәң, анда нинди генә мәгълүмат юк.

Саба районы Шәмәрдән авылында яшәүче Гөлназ Габдрахманова бала ялында утырганда җептән алка үрә башлый. Замана кызлары аларны милли бизәкләр төшереп тә, сәйләннәрдән үреп тә ясый. Ә Гөлназ фриволите техникасы белән эшләүне үзенә кызыклы тапкан. Челтәр алка, муенса, кулга тагу өчен беләзек бәйли.
— Кечкенәдән бәйләргә, чигәргә ярата идем. Мәктәптә укыганда свитер бәйләп кигәнем хәтеремдә. Кул эше тынычландыра. Бала ялында алка ясадым да, кызыксынып, интернеттан карап өйрәндем, — ди Гөлназ. — Алкаларны “Ирис” яисә “Пехорка” җебеннән бәйлим, бизәгәндә сәйләннәр кулланам. Бер пар алка өчен якынча ике сәгать вакыт кирәк. Схемага карап бәйләнә, җайлылары, катлаулылары да бар. Ыргакның 1 мм лысын кулланам, сосаның (челнок) үлчәме — 15*7*2 мм. 
Үрү өчен соса, ыргак, круглогубцы кирәк. Соса урынына энә дә кулланырга була. Сосаны интернет-кибеттән заказ белән кайтарттым. Ыргак һәм җепләрне кул эшләре өчен кирәк-яраклар сатыла торган кибеттән алам. Төсләрен күбрәк үзем сайлыйм, заказ бирүчеләрнекенә дә каршы килмим. Туйга ап-ак алка сораучы кәләшләр бар..

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев