Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Гаилә белән китапханәгә" проекты

"Гаилә белән китапханәгә" проекты укучыларыбызның һәм аларның балаларының мәнфәгатьләрен һәрвакыт исәпкә ала. Шул уңайдан 19 апрель көнне Район китапханәсе, Район балалар китапханәсе белән берлектә фитнес тренер белән мавыктыргыч очрашу оештырды һәм балалар өчен "Тукайда кунакта"дигән библиоквест үткәрде.

Сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында һәркем белә. Тик менә иртән торып, саф һавада йөгерергә яки спортзалга барырга һәркемнең көченнән килми. Бөтен гаеп безнең ялкаулыклылыкта һәм үз көчебезгә ышанмауда – дип, башлап җибәрде очрашуны фитнес тренер Азат Вәлиуллин.Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы тренер һәм блогер, хатын-кыз  матурлыгыһәм сәламәтлеге  өчен,  дөрес туклану һәм физик күнегүләр кирәклеген әйтте. . Шулай ук дөрес туклану – ул һәрчак файдалы һәм тәмле булуын исбатлады. Азат Вәлиуллин кунаклар үтенече буенча фигураны матур формага китерүче берничә физик күнегүне эшләп күрсәтте. Чара барышында китапханәчеләр «Сәламәтлек – зур байлык» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.

       Шул ук вакытта район балалар китапханәсендә балалар өчен "Тукайда кунакта" дигән библиоквест оештырылды. Балалар уен барышында  Тукайның  әкият геройлары  "Су анасы", "Шүрәле", “Кәҗә”  һәм "Күбәләк" белән очраштылар. Әкият  геройлары  балаларга табышмаклар әйтеп уздылар. Сорауларга дөрес җавап биргән өчен,  геройлар балаларга ярдәм кагәзләрен бирделәр. Уеннан соң балаларга мастер-класслар, физкультминуткалар, курчак театры күрсәтү, китап күргәзмәсенә күзәтү һәм язучының әкиятләрен кычкырып уку тәкъдим ителде. Балалар да читтә калмады, Г. Тукайның "Кәҗә һәм Сарык" әкияте буенча курчак театрын төзүдә актив катнаштылар.

      Барлык чаралар да "Нык гаилә" логотипы астында узды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев