«Гаилә -бәхет ачкычы»
Югары Утар балалар интернат- йортында хезмәт куючыларның да нәсел шәҗәрләре барланды
2024 ел тарихта "Гаилә елы" булып истә калачак. Шул уңайдан, районыбыз житәкчесе Рәис Миннеханов карары нигезендә, оешма-предприятияләр арасында җәмгыятьнең төп элементы, кеше кыйммәтләрен, мәдәниятләрен һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторын күрсәткән "Буыннар тарихы-гаилә ядкәре" исеме астында бәйге -бәйрәмнәр оештырылды.
Гаиләле кешенең күңеле һәрчак җылылык бөрки. Бербөтен булып, иң кадерле кешеләрең янәшәсендә яшәү, кешенең тормышта ирешкән иң зур урыны да әле. Һәрбер гаиләнең истәлекләргә бай үткәне, саклап, буыннан — буынга күчкән гореф- гадәте, бүтән беркемгә дә язылмаган киләчәге була. Учакны гел дөрләтеп торган гаилә башлыгы үзенең бар тырышлыгын гаиләсенә бирә. Әлеге кайнарлыкны суытмый, күмерен чәчми — түкми саклаган гаиләнең йөрәге дә була. Нәкъ менә шушы ике кеше тудырган гаилә, еллар үткән саен төпле нигезен булдырырга сәләтле.
Бәйгеләрдән Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты да читтә калмады. Гаилә кыйммәтләрен, ныклыгын киң пропагандалаучы әсбаплар барланды. Катнашучылар исемлегенә узенең куп гомерен шушы оешмада директор вазифасын , тәрбияләнүче балаларның әтиләре булган Имаметдин Гәрәй улы Гәрәевның нәселе, шулай ук, сестра-хозяйка вазифасын башкаручы, балаларга әниләредәй якын Әнисә Хәмит кызы Зарипова нәселе, тәрбияче апалары Елена Николай кызы Сергеева, Йолдыз Рифкат кызы Зиннурова, массаж буенча шәфкать туташы Гөлия Әнәс кызы Гатиятовалар билгеләнде. Сәхнәдә Гәрәй нәселе, Мөхәммәтша нәселе, Андрей нәселе, Габделбәр нәселе, Гатият нәселе көч сынашты. Алар узләренең тарих дәфтәрләренең һәр битен актарып, нәсел -шәҗәрәләрен барладылар, шәҗәрә агачларын кул эшләре формасында тәкъдим иттеләр. Концертта БРИКС илләренә кергән халыкларның милли биюләре куелды. Балалар йортында тәрбияләнүче балалар катнашында номерлар халык күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Гаилә әгъзаларының иҗади яктан талантларын ачып, аларга гына хас булган конкурслар белән тулыландырылды. Буыннан-буынга күчеп килгән кадерле мирас — ул әлбәттә гаилә ядкарьләре. Милли гаиләләрдә күз явын алырлык кул эшләнмәләре, мәдәни мирас, катнашучылар башкаруындагы халык җырлары белән беррәттән бәйрәм кичәсенә рухи җылылык өстәде. Ялыкмас өчен төрледән — төрле уеннар белән мавыгып, гаилә тормышында кирәк булган киңәшләр белән уртаклашып, кичәбезнең күңелле үткәне сизелмәде дә. Гаилә белән үткәрелгән һәр көн, бергә башкарылган һәр эш — үзе бер тәрбия!
Купсанлы гаиләләрнең нәсел-нәсибәләре, тарихи үткәннәрен барлауга, иҗади байлыкларына йомгаклар да ясалды. Әлеге бәйгедә зур уңышка ирештек: безнең оешма- Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты — районыбыз буенча беренче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Тәрбияне үзебездән — гаиләдән башлыйк.
Елена Сергеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев