«Гаилә учагы» Сабадан Арчага китте
Бүген Яшьләр көне уңаеннан Сабада узган бәйрәм чарасында 24 июнь көнне Сабага кайткан «Гаилә учагы» тантаналы рәвештә арчалыларга тапшырылды.
Районыбызның иң күркәм яшь пары - Мифтаховлар һәм Кызыл Мишә авылында ярты гасыр тигез гомер итүче Сания һәм Рәсим Галимовлар аны арчалылар Рәмзия һәм Ринат Хафизовларга тапшырды.
Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә тигез, матур тормыш теләде.
Тантаналы чара турында газетабызның алдагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев