Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Галинурның гармун хикмәтләре

Югары Симеттә яшәүче Галинур абый Галәветдиновны районыбызда гына түгел, тирә-юнь төбәкләрдә дә беләләр. Төрле конкурслар лауреаты булган өздереп уйнаучы гармунчы гына түгел, гармуннарга җан иңдерүче оста буларак танылган кеше ул.

Мин килгәндә Галинур абый яраткан эшендә – ос­та­ханәсендә  гармун төзәтү белән мәшгуль иде. Җыйнак кына  бинада  гармуннарның ниндие генә юк:  зуры да, кечкенәсе дә, таушалганы да, яңасы да. Биредә үзенә бер сихри дөнья!   Әти-әнисе ягыннан ике нәселдә дә оста гармунчылар арасында  үскән Галинурның кечкенәдән гармунга  үрелүе гаҗәп түгел. Нәни Галинур да 6 яшеннән  әтисенең Туладан алып кайткан тальянын  тарта-тарта туздырып бетерә. Елый-елый уйнарга өйрәнә. Сигез яшендә гармун алырга дип шкаф өстенә менеп кулын сындыру да  гармунга тартылуны сүндерә алмый. 8 сыйныфны тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесына керергә хыялланса да, әтисе каршы төшә: Галәветдин абый улының механизатор булуын тели. Әтисенең теләген үтәп, 2 ел тракторчы булып эшли ул, әмма күңеленең җыр-моңга тартылуы гына кимеми..дәвамы

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев