Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан волейбол буенча турнир

2019 елның 16 февралендә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан волейбол турниры узды.

Турнирда Саба муниципаль районының 10 командасы катнашты. Турнирны ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар катнаштылар: Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рәхимҗан улы;

Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе, шулай ук 1981 елдан 1983 елга кадәр Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераны Вәлиев Фәнис Таһир улы;

Әфганстандагы сугыш ветераннарының Саба район оешмасы рәисе һәм 1982-1983 елларда Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераны Әхмәтшин Илшат Зиннур улы.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе-Гарипов Ирек Рамазан улы.

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары-Закиров Фәнис Фәрит улы.

Тантаналы ачылыштан соң барлык командалар да веноклар куюга киттеләр һәм һәлак булган егетләр истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар.

Барлык командалар да 3 төркемгә бүленде, төркемнәрендә  җиңүчеләр турнирның финал өлешенә уздылар. Киеренке көрәштә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Саба аграр көллияте.

2 урын - Симет

3 урын - Тимершык

Турнирның иң яхшы уенчылары:

Байрамов Инсаф (Тимершык)

Ибраев Аяз (Саба аграр көллияте)

Гарифуллин Рәмис (Симет)

Барлык призерлар һәм иң яхшы уенчылар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде, ә җиңүче команда кубок белән дә бүләкләнде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X