Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Газ плитәләре, телевизорлар,  мультиварка, велосипедлар, өй кинотеатры,  паласлар белән бүләкләнгәнем бар"

Ләлә Фәлахова, терлекче, Килдебәк авылыннан: – "Сабантуй бәйрәменең  бөтен күңел­лелеген  уеннарда күрәм". 

Шуңа да махсус спорт киемнәреннән киләм, чөнки уеннарда катнашмыйча йөрәк түзми. Гер күтәрү, утын яру,  кул көрәше, балык тоту – болар аеруча яраткан ярыш  төрләрем.  Миңгәр Сабантуенда хатын-кызлар көрәшендә берничә ел батыр да калдым. Газ плитәләре, телевизорлар,  мультиварка, велосипедлар, өй кинотеатры,  паласлар белән бүләкләнгәнем бар. Үзем «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бүлекчәсендә эшлим. Биш бала үстердек, оныкларга сөенеп яшәгән көнем.  Инде яшь бара, быел балык тотуда гына катнашырмын дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев