Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Геройларыбыз эзеннән...

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, шулай ук зур тантана – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылыйбыз. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда төп экспозицияләрдән тыш, вакытлы күргәзмә дә булдырылды.

    

Ул нәкъ менә  Ватанны саклаучыларыбызга, сугыш юлын лаеклы үтеп, җиңүгә үзләреннән өлеш керткән якташларыбызга багышлана. Әлеге күргәзмәне әзерләгән вакытта районыбыздан чыккан, Дан орденының тулы кавалерлары Габдулла Мотыйгуллин, Корбангали Тимергалиевка кагылышлы экспонатларны барлап, аларга багышланган аерым бүлек эшләнелде. Тик ни кызганыч, 1924 елның 19 сентябрендә Килдебәк авылында туып, шунда  үскән батыр сугышчы  Корбангали  Тимергалиевка кагылышлы экспонатлар гына бик аз иде. Кем соң ул Корбангали Тимергалиев һәм аның сугышчан  батырлыгы нидән гыйбарәт?  Ул 1938 елда Килдебәк мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң колхозда эшли. 1942 елның 10 августында Совет Армиясе сафларына алына. 1943 елның маеннан кече сержант, 504нче аерым пулемет-артиллерия батальоны разведчигы буларак фронт сызыгына баса. 1944 елда 2нче Белоруссия фронты составында каты сугышларда катнаша. Ул командалык иткән сул флангта фашистлар безнең позицияләрне көчле утта тота. Зур югалтулар кичереп, немецлар чигенә. Бу сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ул үзенең беренче бүләген – «Сугышчан казанышлар өчен» медален ала.

1944 елның 24 июнендә Жлобин шәһәре янында (Бе­лоруссиянең  Гомель өлкәсе) сержант Тимергалиев дошман уты астында сугыш кырыннан авыр яраланган рота командирын һәм кораллы ун яралы сугышчыны куркынычсыз урынга алып чыга. Моның өчен 1944 елның 27 июлендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Станоклы пулемет расчеты командиры кече сержант Тимергалиев үз кул астындагылар белән 1945 елның 14-15 гыйнварында Гурна (Польша) торак пунктын  алу вакытында дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә, шуның белән үз ротасының уңышка ирешүенә китерә. Дошман траншеясына бәреп кереп, берничә гитлерчыны үтерә, граната белән дзотны җимерә. 1945 елның 10 февралендә шул батырлыклары өчен II дәрәҗәдә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 22-24 апрелендә Тимергалиев разведчиклар төр­кеме белән беренчеләрдән булып Нейсе елгасын кичеп, Будерозе районында дошман оборонасын өзгәндә, якташыбыз үзен кыю сугышчы итеп күрсәтә. Аны 1946 елның маенда 1 дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. 1947 елның мартында демобилизацияләнә һәм туган авылы Килдебәккә кайта, аннары Әлмәт шәһәренә күченә. Ун ел буе “Татнефтегазстрой"  тресттында төзелеш буенча мастер, пенсиягә чыкканчы УМР-1 коллективының «Строймеханизация» трестында прораб булып эшли. 1982 елның 19 февралендә вафат була һәм Әлмәт шәһәрендә җирләнә.  

Бәлки ул укыган мәктәптәге музей экспонатларга баерактыр дип, әлеге мәктәпнең музей җитәкчесе белән элемтәгә чыктык. Тик Килдебәк урта мәктәбендә дә аның шәхси әйберләре юк икәнлеге ачыкланды. Ә, иң мөһиме, без алар аша геройның туганнары белән элемтәгә керә алдык. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә аның кызы, оныклары яши икән. Һәм  батыр якташыбызның   оныгы Айрат Корбанов белән сөйләшү бәхетенә ирештек. Безнең чакыруыбызны кабул итеп, Саба туган якны өйрәнү музеена  Бөек Ватан сугышында Дан орденының тулы кавалеры булган Килдебәк авылы егете Корбангали Тимергалиевның оныклары, туганнары кайтты.  Айрат абый  сөйләве буенча, бабасының шәхси әйберләрен Әлмәт мәктәбенең пионерлары музейлар өчен дип сорап алган булганнар, хәзер ул мәктәпләр дә, музейлар да юк икән инде. Алай да ул бабасының булган фото,  документларын безгә алып кайтты һәм менә шул рәвешле музеебыз фонды яңарды, баеды.

Алай гына да түгел, безнең музей фондына башка күп ке­нә кыйммәтле экспонатлар алып кайттылар һәм бүләк ит­теләр.  Бабалары турында җылы истәлекләр белән уртаклашып, аның фоторәсемнәрен, күп ке­нә рәхмәт хатларын бүләк итеп, киләчәк буыннарга да җиткерелүенә рәхмәтләрен җит­керделәр, киләчәктә дә Саба туган якны өйрәнү музее белән хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйттеләр.

Алисә Гыймадиева, 

Саба туган якны өйрәнү

музее хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев