Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гимназия яңа уку елына әзерләнә...

Саба гимназиясендә ата-аналар белән хезмәт­тәшлеккә нык игътибар бирелә. Ата-аналарны, 1 сыйныфка керүчеләрне гимназия һәм аның күпкырлы эшчәнлеге белән якыннан таныштыру максатыннан, ел саен ачык ишекләр көне үткәрелә.

Махсус программа нигезен­дә оештырылган быелгы чарада да әти-әниләр “Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру максатыннан, башлангыч сыйныфларда белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләре”, “Көндәшлеккә сәләтле мөс­тәкыйль шәхес тәрбияләү юллары”, “Яңача белем һәм тәрбия бирү мөмкинчелеге - заман таләбе” кебек темаларга чыгышлар тыңладылар. Баланы мәктәпкә әзерләүне каян башларга соң? Тәҗ­рибәле мөгаллимәләр балага кирәгеннән артык таләпчән булмаска, бала өчен уйламаска, авырлыклар килгәндә, ярдәм итәргә, могҗизалы бәйрәмнәр оештыру мөһимлеге турында киңәшләрен бирделәр. 1 сентябрьдән 1сыйныфлар өчен интеллектуаль, спорт-сәла­мәт­ләндерү, ру­хи-әхлакый һәм социаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек оештырылуын да ата-аналар хуплады. Шулай ук мәктәп формасы тәкъдим ителде. Булачак 1 сыйныфлар кызыклы һәм мавыктыргыч “Молодецкие забавы”, “Танцующие краски”, “Зеленая школа”, “Танцевальная”, “Лотос с секретом” дип аталган биш тукталышта булып, гимназия тормышы белән таныштылар, үзләрен төрле чараларда сынап карадылар. Чараның чын хуҗаларына әйләнделәр.

1 сыйныфка укырга керү­челәр һәм аларның әти-әниләре өчен максатчан оештырылган чара ахырында ачык марафон үткәрелде. Марафонда әти-әниләр гим­­назиянең укытучыларына, өстәмә белем бирү педагогларына, дирекциягә би­рел­гән сорауларына ту­лы, тәфсилле җаваплар ишет­теләр.

Күп тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшы. Балалар да, аларның әти-әниләре дә бик канәгать калдылар. Менә шулай гимназия яңа уку елына әзерлекне инде башлады.

Хәлимә Нәҗипова.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев