Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гомер юллары зур батырлыкка тиң

Бу көннәрдә Олы Арташ авылында гомер итүче Рәйсә Габделбәр кызы Әхмәтҗанова – 95 яшь, Шәмәрдәндә яшәүче Зәйтүнә Сафиулла кызы Зарипова, Байлар Сабасында гомер итүче Гандәлиф Салих кызы Нуриева, Зәйнәп Нургали кызы Вәлиева, Латыйфа Фәрхулла кызы Галимова үзләренең 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Илбашы Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар. Юбилярларның һәрберсе михнәтле елларны күрсәләр дә, үрнәк гомер юлы үтеп, илгә лаеклы балалар үстергәннәр.

  Рәйсә Әхмәтҗанова Пермь  өлкәсендә туып үсә. Җидееел­лык мәктәптән соң урман кисәргә алып китәләр, аннан колхозда эшли.  1951 елда күрше авыл егете Мәлик белән гаилә корып, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Дүрт баласын югалту хәсрәтен дә кичерә. 2009 елдан Рәйсә апа Олы Арташ авылында яшәүче кызы гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

 Гандәлиф Нуриева 14 яшеннән колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый.  Ире Тәфкил белән 2 кызга гомер бирәләр. Озак еллар  яшелчә киптерү заводында баш хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.  43 ел хезмәт стажы бар. Бүген дә хәтере яхшы, узылган гомер елларын бәйнә-бәйнә сөйли әле. Кече  кызы Гөлсинә тәрбиясендә хәерле, имин картлык кичерә. 

  Зәйтүнә  Зариповага да 4 сыйныф кына белем алырга туры килгән.  12 яшеннән урман кисә, иген ура, төрле эшләр башкара. 1951 елда ире Фәрит Зарипов белән Ташкент шәһәренә күчеп китәләр. Гомерләренең күп өлеше шунда уза. Зәйтүнә апа күп еллар кер юучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1992 елда Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр. Бүген улы Раушан гаиләсе тәрбиясендә яши.

  Зәйнәп Вәлиева Сатышта җидееелык мәктәпне тәмамлап, Чиләбе шәһәрендәге трактор заводына эшкә урнаша. 1952 елда Олы Нырты авылы егете Равил Вәлиев белән гаилә корып, Казахстанга китеп урнашалар. Ире яшьли вафат булып, Зәйнәп апа берүзе биш баланы тәрбияләп үстерә. Ике  улын югалту хәсрәтен  дә кичерә. 2017 елда кызы Рузалия  белән  туган ягы Сабага кайталар.

  Латыйфа Галимова 14 яшен­нән  урман кисүдә, аннан Мәс­кәү тирәсендә торф чыгаруда катнаша. Эшкә батырлыгы белән башкалардан аерылып тора. Тырышып эшләгәне өчен өстәмә түләүләргә, Мактау кәгазьләренә лаек була. 1959 елда Саба егете Сәхабетдин белән гаилә корып, алты бала дөньяга килә. Латыйфа апа «Аш-су» җәмгыятендә кер юучы, кибеттә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген кече кызы Сөенбикә белән Сабада яшәүче кызлары тәрбиясендә яши.

  Юбилярларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Илнур Котдусов, башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Олы Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары  Расих Хәсәнов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев