Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Горурланабыз, үрнәк алабыз

Укытучы! Кем соң ул? Укытучы- сабыйны кулыннан тотып белем иленә алып керүче, барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.

Укытучы хезмәте- авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр, беренче чиратта, сабырлык, түземлек сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәбәт таләп итә.  Шәмәрдән лицеенда бу бөек исемгә лаеклы укытучылар күп. Шуларның берсе тирән гыйлемгә ия булган һәм зур хөрмәткә лаеклы шәхес – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Рафаэль кызы Свищева.

Ирина Рафаэль кызы  Казахстанның Караганда өлкәсендә туган. 1988 елда Караганда дәүләт университетын тәмамлаган һәм шул якларда балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Язмыш җилләре бу гаиләне 2002 елда Шәмәрдән якларына алып килә. Ул лицейда рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта башлый. Хәзер шуңа өстәп уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкара. 2009 елдан Ирина Свищева республикада БДИ буенча предмет комиссиясе эксперты. Шуңа өстәп укытучы- остаз, укытучы- эксперт. “Безнең яхшы укытучы” республика конкурсында 2 тапкыр грант иясе һәм Россия буенча уздырылган “Белем” милли проекты җиңүчесе.Аның мактаулы исем- дәрәҗәләре күп. Ә иң мөһиме, аны балалар ярата. Ул үзенең йомшак мөгамәләсе белән балаларның күңелен яулады, чөнки һәр укучыны тигез күрә. Янына киңәш сорап килгән һәркемгә ярдәм итә, үзенең киңәш­ләрен бирә. Ирина Рафаэль кызы уздырган дәрес һәм дәрестән тыш чаралар да кызыклы, файдалы. Бүген Ирина Рафаэль кызы үзе чәчеп үстергән орлыкларның уңышларын җыя. Инде ничә чыгарылыш сыйныфы укучылары белән бергәләп ул БДИ тапшыра, һәм уңышлы тапшыра. Бүгенге көндә аңа бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә дусларыгыз, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп, хезмәтегездән тәм табып яшәгез.

Энҗе Галиуллина,

Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныф укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев