Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гошер сәдакасы малга бәрәкәт китерә

Гошер - була ул бер зур ки­шер, дип шаярта иде та­ныш хәзрәтебез. Зур кишер дигәне бәрәңгесен дә, чөгендерен дә, суган-сарымсагын да, түтәлдә үскән бар яшелчәсен дә үз эченә ала, билгеле. Га­дәттә, бу турыда сүз­ бакчаларда көзге мә­шә­катьләр башлангач, бә­рәң­ге алган вакытта куз­гала. Хәтерлим,моннан бер­ничә ел элек кенә сен­тябрь башларында ре­дакция тупсасында Хозыр Ильяс кебек актан киенгән Ти­мер­бай абый Зарипов кү­ренер иде. Ул озак еллар Кил­дебәк авылы мәчетенә имам­лык иткән мөхтәрәм зат - хуҗалыклардан го­шер сәдакасы җыю­ны оештырып, үзе транс­портын юллап, Казан мә­дрә­сәләренә илтеп тап­шыру хәстәрен күрә иде, мәрхүм.

undefined

Шуңа да редакциябезгә ке­реп, халыкны гошер би­рергә өндәп алдан мә­калә дә әзерләтә иде. Ти­мер­бай абый җан атып йөргән бу изге эш, аның ва­фатыннан соң да тук­талмады, билгеле. Ел са­ен районыбызда шәхси ху­җалыклардан гошер җы­елып, мәдрәсәләргә, уку йортларына, мох­таҗ­ларга илтеп тапшыру оеш­тырыла. Быел да рай­он мөхтәсибе Айнур хәз­рәт Әхмәтов имамнар җые­лышында бу эшкә аерым ба­сым ясады, хәзрәтләргә дә халык арасында аңлату эш­ләре алып барып, го­шер җыюны тиешле дә­рә­җәдә оештырырга өндәде.

“Гошер ул зәкәт сәда­касының бер төре. Аның да үз­ нисабы бар. Без әле аны икен­че төрле итеп яңгыр сә­да­касы дип тә әйтәбез. Ул­ Аллаһы Тәгаләгә мул­ уңышларыбыз өчен­ рәхмәт йөзеннән би­ре­лә торган сәдака. Басу­-кыр­лар­дагы, бакча­лар­дагы уңыш­тан гошер түлән­мә­сә, яуган яңгырлар да­ безгә тиеш булмый, ул­ кыргый җәнлекләр һәм үсемлекләр өлеше ге­нә­ була. Шуңа да без, җир­дә яңгыр суы белән үс­кән уңышның уннан бе­рен (үзең су сибеп үстер­гән­нең егермедән бе­рен­) мохтаҗлар белән бү­лешергә тиешбез. Бу ба­рыбыз алдында да зур га­мәл-гыйбадәт булып то­ра, без шул сәбәпле ге­нә малларыбызны, ри­зык­ларыбызны чистарта ала­быз. Әгәр кеше гошер бир­мәсә, үзе үстереп аша­ган ризыгының һәр унын­чы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хә­рам булып санала”,-ди Айнур хәзрәт. Бу көн­нәр­дә капчык-капчык эре бә­рәң­­геләр, кишер, су­ган, ка­бак, сарымсак, чөгендер һәм башка төрле бакча хә­зи­нәләре төялгән транс­порт чаралары ди­ни уку йортлары, мәдрә­сәләр юлын таптый. “Те­не­­ки авылы имамы Мөхәм­мәт­нур хәзрәт, олы яшьтә булу­ына карамастан бик­ актив, ихластан кай­гыртып йөри бу эштә, Илә­бәр­, Мишәбаш, Лесхоз имам­нары да гошер җы­юны беренчеләрдән бу­лып оештырып җибәр­деләр. Лесхозда үткәрел­гәне, мәсәлән, чын бәй­рәм төсен алды. Мәчет янәшә­сенә гошер китерүче ха­лык­ны кайнар пылау, кой­мак, чәй белән каршы ал­ды­лар. Җыелган уңыш кө­нендә үк тиешле урынга ил­теп тапшырылды. Әле­­ бу эш хәзер дә дә­вам­ итә. Янәшәбездә ял­гыз­ яшәүче өлкәннәр, фә­кыйрь-мескеннәр, ятим­нәр­, авыру сәбәпле, үз­ләре яшелчә үстереп ри­зык­­лана алмаучылар, аз ке­рем­ле, мохтаҗ гаиләләр дә бар, алар да читтә кал­масын иде. Ике-өч чиләк бә­рәңге биреп кенә бер­кем дә хәерчеләнми. Го­шер сәдакасы - малга бә­рәкәт китерә, әгәр дә гошерне генә түгел, баш­ка сәдакаларны да чын күңе­леңнән бирәсең икән, Алла­һы Тәгалә сиңа аны ике­ләтә кайтара, - диде рай­­он мөхтәсибе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев