ГТО фестиваленә рәхим итегез
16 сентябрьдә “Олимп” стадионында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале үткәрелә.
Катнашучылар www.gto.ru сайтында теркәлергә тиеш. Спорт программасы ГТОның II-XI баскычлары тестларын үз эченә ала: аркылы тимердә тартылу, озынлыкка сикерү, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, спорт снаряды ыргыту, гимнастика эскәмиясендә күнегүләр. Фестивальдә 9-59 яшьлекләр катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев