Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Иң изге сүз-ӘНИ сүзе"

24нче ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында Аналар көненә багышлап "Иң изге сүз-ӘНИ сүзе" дип исемләнгән концерт куелды һәм татар халкының милли ризыгы өчпочмакка багышланган "Өчпочмак- FEST" үткәрелде.

Авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән бәйрәм Т.Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән өзек белән башланып, әниләр турында җырлар, шигырләр белән дәвам итте. Иң кадерле кешеләр өчен биюләр дә куелды. Әни сүзе назлы кочак, җылы өй һәм тәмле ризык сүзләре белән аваздаш, шуны исәпкә алып һәм татар халык ашларын популярлаштыру максатын күздә тотып, бәйрәмнең икенче өлешен өчпочмакка багышладык. Әлеге камыр ашын пешереп алып килгән хуҗабикәләр аны тагын да тәмле итеп әзерләү серләрен ачтылар, бүләкләр дә кабул итеп алдылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар һәм тамашачылар чәй табыны янында татлы ризыклар һәм өчпочмак белән сыйланырга чакырылды.

Фото:http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев