Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң кыйммәте - рухи байлык

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үзе нәшер иткән газета-журналларга язылучылар арасында ел саен бәйге үткәреп, кыйммәтле бүләкләр уйната.

  Быел да 12 февральдә  беренче яртыеллыкка  язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча уйнатылган 15 юрган,  3 цифрлы фотоаппарат, телевизор үз ияләрен тапты.

 Районыбыздан да әлеге акциядә катнашучылар елдан-ел арта. Бел­гәнебезчә, проектның шартлары бик гади: «Татмедиа» нәшер иткән кимендә өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәсен күрсәтелгән  адреска юлларга гына  кирәк. Быел, мәсәлән, 12 кеше  үз бәхетен сынап караса,  ике райондашыбызга «Татмедиа» бүләген алу насыйп булды. Әлеге акциядә  өченче тапкыр катнашкан  Югары Симет авылыннан  Гөлназ Имамиевага   Кукмарада җитештерелгән сыйфатлы юрган оту шатлыгы елмайды. Сабадан  Кәримулла Гатауллин инде  икенче   тапкыр  «Татмедиа»ның махсус  кызыксындыру бүләгенә лаек булды..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев