Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иң шәп әйдаман – 2018” республикакүләм бәйгесенең муниципаль финал этабы

7 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә традициягә әверелгән һәр ел саен отряд әйдаманнары арасында үткәрелә торган “Иң шәп әйдаман- 2018” республикакүләм конкурсының муниципаль финал этабы булып узды. Конкурсның максаты булып укучылар арасында отряд әйдаманнары эшчәнлеге белән таныштыру, балалар оешмаларында лидерлар тәрбияләү тора.

Конкурсның сайлап алу этабында, барлыгы 22 мәктәптән әйдаманнар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Сайлап алу турының нәтиҗәләреннән чыгып, бәйгенең муниципаль финал этабына, 6 әйдаман чакырылды.

1. Хайруллина Динара – Саба гимназиясе

2. Гаптерахимова Рузиля – Килдебәк урта мәктәбе

3. Галимзянова Илюза – Явлаштау урта мәктәбе

4. Гараева Камила – Шәмәрдән лицее

5. Сафаргалиева Тансылу – Завод-Нырты урта мәктәбе

6. Федорова Валерия – Лесхоз урта мәктәбе

Бәйге барышында конкурсантлар иҗади формада үз шәхси осталык сыйфатларын күрсәттеләр- төрле ситуацияләрдән чыгып, уртак тел таба белү, фикер-тәкьдимнәр җиткерә алу, оештыручы лидерлык  сыйфатларын чагылдырдылар.

            Конкурстантларның чыгышларын караганнан соң, җюри алдагы нәтиҗәләргә килде: “Иң шәп әйдаман – 2018” бәйгесенең муниципаль финал этабы төп җиңүчесе булып Шәмәрдән лицее укучысы Гараева Камила танылды. 2 урынга Завод-Нырты урта мәктәбеннән Сафаргалиева Таңсылу ә 3 урынга Саба гимназиясеннән Хайруллина Динара ия булдылар. “Иң укымышлы” әйдаман номинациясендә Килдебәк урта мәктәбеннән Гаптерахимова Рузилә, “иң иҗади” әйдаман номинациясендә Явлаштау урта мәктәбе укучысы Галимзянова Илүзә, “иң ярдәмчел” әйдаман номициясендә җиңүче булып Лесхоз урта мәктәбеннән Федорова Валерия танылдылар.

Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез, җиңүчебезгә исә республика турында уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулавын телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев