Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң яхшы күрсәткеч - Саба бүлегендә

2017 елда районда гомуми җинаятьләр саны 33 процентка кимегән, кылынганнарының 92 проценты ачылган. Бу – республикада иң яхшы күрсәткеч.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, район суды рәисе Дамир Сабиров,  прокурор урынбасары Рәшит Ахунов, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов, иҗтимагый һәм  ветераннар  советлары җитәкчеләре  катнашында 2017  ел йомгакларына багышлап үткәрелгән  киңәшмәдә бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлев әнә шулай  дип белдерде. Җинаятьләрнең  кимүе, аерым алганда, үтерү белән янау очракларының вакытында фаш ителүе, урлашу омтылышларына вакытында  чик  куелуы белән дә, полициянең  уяулыгы белән дә аңлатыла. Җәмәгать  урыннарында тәртип бозучыларга 767 беркетмә төзелүе дә җинаятьләрне  кисәтүдә бик яхшы профилактика  чарасы. Агымдагы елда бүлек  хезмәткәрләренә республикада  көтелгән масштаб­лы  чаралар  уңаеннан эш   күләме тагын да артачак.  “Кимендә 15 хезмәткәрне 2,5 айга  футбол буенча  дөнья  чемпионатында иминлек тәэмин итәргә җибәрәсе була. Чит өлкәләргә командировкалар да тукталмаячак”,– дип 2018 ел бурычларына тукталды бүлек начальнигы. ЮХИДИ  линиясендә штат  кыскартулар  да  көтелә.  Кайбер ачылып бетмәгән җинаятьләрнең дә очына чыгасы бар. Киңәшмәдә район  башлыгы Рәис Миңнеханов үз чыгышында  бүлек   эшчәнлегенең һәр  юнәлешенә карата конкрет тәкъдимнәрен  җиткереп, җәмәгать тәртибен һәм хокук бозуларны булдырмау  максатында барлык  үтемле чараларны куллану  мөһимлеген  ассызыклады.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X