Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының интеллектуаль этабы - “Брейн ринг”

18 январь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының интеллектуаль этабы - “Брейн ринг” булып узды. Ярышларда 6 укучыдан торган Олы Шыңар, Олы Кибәче, Эзмә, Килдебәк, Лесхоз, Сатыш, Шекше, Юлбат, Олы Арташ мәктәпләре, Сәләтле балалар интернат мәктәбе, Икшермә кадет мәктәбе, Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясе командалары үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең югары булуын гына түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.

"Иң яхшы мәктәп Думасы" конкурсының 3 нче турына   Саба гимназиясе, Юлбат төп мәктәбе, Сәләтле балалар мәктәбе, Икшермә кадет мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее командалары үтте.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм финал уеннарында уңышлар телибез.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев