Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИҢ ЗУР БӘЯ – ХАЛЫК РӘХМӘТЕ

62 ел гомерне башкаларның сәламәтлеген кайгыртуга багышлап буламы? Уйлап карасаң, бер кеше гомере бит бу. Була икән. Язмам герое, югары категорияле табибә, сәламәтлек саклау отличнигы Зөлфирә Бәйрәм кызы Хисмәтованың гомуми табиблык cтажы әнә шулкадәр, шуның 39 елы фтизиатр хезмәтендә узган.

«Минем хезмәтемә иң зур бәя шушыдыр», – дип  кулына бер хат тотып, елмаеп каршылады ул мине. Хатта Зөлфирә Бәйрәм кызы Эзмәдә ФАП мөдире булып эшләгәндә, 58 ел элек сабыен дөньяга китерергә  булышканы  өчен ананың ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре иде. Күңелдә  йөргән рәхмәтнең ярты гасырдан соң  килеп ирешүе табибәгә карата нинди ихтирам саклануы турында сөйли. «Үзегезгә рәхмәт әйтә алмасам да, гомер буе догамнан калдырмадым», - дип язылган иде хатта. Мондый очраклар тәбибә ханымның  күңел дәфтәрендә бик күп уелса да, аларның һәрберсен сурәтләп бетерү мөмкин түгел. Зөлфирә Бәйрәм кызы узылган хезмәт юлының һәр көне турында җентекләп, ләззәтләнеп сөйли. Һәр минуты авырулар язмышы өчен борчылып узылган эше аңа чын мәгънәсендә бәхет китергән. Шулай булмаса, 79 яшенә кадәр авырулар янында булып, аларның саулыгын кайгыртып яши алыр идеме?..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев