Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якты, җылы, эчкерсез очрашу

Әсгать Ахунҗанов исе­мен­дәге Олы Шыңар урта мәк­тәбендә “Хәтерлим мин әлеге бүгенгедәй…” дип исемләнгән программа нигезендә өлкән буын укытучыларны хөрмәтләү чарасы булды.

30 сентябрь көнне Әсгать Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә “Хәтерлим мин әлеге бүгенгедәй…” исемләнгән программа нигезендә өлкән буын укытучыларны хөрмәтләү чарасы булып үтте. Алдан ук әйтеп үтү зарур, өлкәннәребез күңелендә кала торган якты, җылы һәм эчкерсез чараны үткәрү башлангычы белән мәктәпнең җыр укытучысы Фәннур Әхсән улы Галимов чыккан. Үзе дә укытучылар гаиләсендә (Әхсән абый башлангычларга белем бирсә, Клара апа рус теленнән укытты) туып үскән Фәннур Әхсән улы саубуллашканда: “Аллага шөкер, гел күңелдәгечә узды”, - диде эчке бер канәгатләнү хисе белән. Әлбәттә, моның өчен мәктәп дирекцияcе, укытучылар коллективы зур тырышлык куйган. Очрашуның бер өлеше мәктәпнең актлар залында узса, икенчесе мул сыйлы табын артында узды.

Прологы Клара Булатова сүзләренә, Рәис Нәгыймов көенә язылган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән җыр белән башланып киткән чараны өлкән буын укытучыларны сәламләп һәм мәктәпнең бүгенге тормышы, яшәеше белән таныштырып мәктәп директоры Рамил Гыйлемхан улы Мөбәрәков ачып җибәрде. Бүген педагогик коллектив 22 укытучыны берләштерә, биредә биш авылдан 80 бала укый. Шулай ук бу көнне өлкән укытучыларыбыз бик кирәкле, зур тәрбияви мәгънәгә ия булган чарада Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхак улы Гариповның да ихлас тәбрикләүләрен ишеттеләр.  Очрашуда әлеге мәктәптә тарих укытучысы буларак хезмәт юлын башлаган, 1997-2004 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры булып эшләгән педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия Мәгариф Акдемиясенең мөхбир-әгъзасы Фарис Фәхраз улы Харисовның да видеокотлавы тыңланды.  Мәктәпнең данлы тарихы, анда төрле елларда, төрле шартларда хезмәт куйган укытучылар белән исә Фәннур Галимов таныштырды.  Олы Шыңар мәктәбе тарихы белән тулырак мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Моталлап улы Гариповның “Чал тарихта Шыңар ягы” китабыннан укып белеп була. Анда бәян ителгәнчә, безнең Шыңар ягы элек-электән күренекле шәхесләре, белемле мулла-мөгалимнәре, белем бирү өлкәсендә зур роль уйнаган мәдрәсәләре белән тирә-якта билгеле булган. Укытучыларның бер өлеше район мәгариф бүлеге юлламасы белән күрше авыллардан, районнардан килеп эшләүчеләр булса, икенчеләрен авылыбыз укытучылары тәшкил иткән. Кызганыч, аларның күбесе мәрхүм инде. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел дигән шигарьгә тугры калган хәлдә, аларның якты истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алды. Сагыш катыш сагынудан күпләребезнең күзләре яшьләнде. Ә чарага килгәннәре үзләренең истәлекләре белән уртаклашырга ашыкты. Һәм аларның күбесе үз чорында, ягъни узган гасырның алтмышынчы - сиксәненче елларында бергә эшләгән директорларга - Габдрахман Кыямов, Габделбәр Шәфигуллин, Хәйдәр Тимергалиевларга, остаз-хезмәттәшләренә, авыл халкына чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыгышлар биредә белем алган һәм хезмәт куючы, берничә ел эшләп киткән яшь укытучы егет-кызларның - Алисә Әхмәтова, Фаяз Садыйков, Чулпан Хуҗиәхмәтова, Алинә Гарифуллина, район мәгариф бүлеге методисты Алисә Гыймадиеваларның җыр-моңнары, аһәңле шигъри тәлгәшләре белән үрелеп барды. Чыгышлардан күренгәнчә, бәйрәм көннәрендә укытучылар һәм укучылар көче белән концерт-спектакльләр еш куелган, алар кирәк чакта агитатор да, пропагандист та, төзүче дә булган.  1965-1971 елларда “Авангард” колхозы көче белән кызыл кирпечтән яңа мәктәп бинасы салганда алар бик зур тырышлык күрсәтәләр. Яңа мәктәптә класс-комплектлар саны арта, мәктәп яшь кадрлар белән тулылана. Үземә әлеге мәктәптә 1975-1985 елларда белем алырга насыйп булды. Беренче укытучым Шәмсенур апа Вафинаны мәкәтәпнең легендасы дип саныйм. Әтиләрне, аның энеләрен укыткан, үземне укырга, язарга өйрәткән беренче укытучыма Шәмсенур апага, татар теле һәм әдәбиятының, рус теле һәм әдәбиятының дөрес язылышын, укылышын, бөтен матурлыгын, әһәңнәрен күңелемә сеңдергән Факиһә апа Гайнановага, ирле хатынлы Нәсимә апа белән Айдар абый Гариповларга,  Солтания апа Зәйнаговага (Мостафина), Гөлшат апа Нурисламовага, сыйныф җитәкчеләребез Илдус абый Мөхәммәтглиевка, Әхтәм абый Нурисламовка, Эльвира Александровнага  рәхмәтләрнең ниндиләрен җиткерсәм дә аз булыр. һөнәр сайлауда киләчәгемне билгеләүдә, юнәлеш күрсәтүдә аларның өлеше аз булмады. Үзебезгә белем, тәрбия биргән укытучыларның барысын да кыска гына язмада санап чыгу мөмкин түгел. Үпкәләмәсләр дип уйлыйм. Алар белән бәйле якты хатирәләр дә күңелнең иң түрендә саклана. Югарыда телгә алган укытучыларыбыз без өлкән сыйныфларда укыганда педагогик вузлар тәмамлап эшкә кайтканда, авылга шәһәр мәдәнияте, модасы, яшьлек рухы алып кайттылар. Җиң сызганып эшкә тотындылар. Безгә дә якын дус, киңәшче булдылар. Алга таба да шул рухны югалтмагыз, исән-сау булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп тигез тормышта озак яшәргә язсын. Хәерле гомерле насыйп булсын сезгә, кадерле укытучыларыбыз. Сез әлегедәй бәхетле тормышка бик лаеклы.

Бүген Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары 2007 елның 1 сентябреннән башлап Олы һәм Кече Шыңар авыллары арасында 160 балага исәпләнеп төзелгән, бөтен уңайлыклары булган ике катлы заманча мәктәп бинасында укый. Мәктәптән тыш, биредә балалар бакчасы һәм фельдшерлык пункты да урын алган. Шул елны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов карары белән Олы Шыңар урта мәктәбенә биредә Бөек Ватан сугышы елларында, иң авыр елларда директорлык иткән, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл байрагы, Ленин орденнары белән бүләкләнгән Әсгать Ахунҗанов исеме бирелгән. Әсгать ага 1934 елда беренче Бөтентатар укытучылар съездына делегат булып сайлана. Шунысы сөенечле, чарада аның Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәүче табиб-оныклары да катнашты һәм ветеран укытучыларыбызның очрашу шатлыгын бүлештеләр.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев