Ял белән хезмәтне бергә бәйләп
Җәйге каникуллар дәвам итә
Җәй көне мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт практикасы хезмәт тәрбиясенең мөһим элементы булып тора. Ул укучыларга хезмәтнең кыйммәтен аңларга, коллективта эшләргә өйрәнергә, инструментлар һәм үсемлекләр белән эшләү буенча практик күнекмәләргә ия булырга ярдәм итә. Килдебәк урта мәктәбе укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт практикасы вакытында төрле бурычларны үтиләр: үсемлекләр утырталар, аларны карыйлар.
Мәктәптә һәр сыйныф җәй буена мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү өчен бүленгән. Мәктәп ишегалдының матурлыгын да балалар үз куллары белән булдыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев