Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Яшь спортчыларыбыз Чиләбе шәһәрендә бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында катнаштылар

Ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән 244 спортчы катнашты.

 31 агуст - 5 сентябрь көннәрендә Чиләбе шәһәрендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 14 төбәгеннән 244 спортчы катнашты.

 "Ике йолдыз" ярышлары рангы. Саба районы тәрбияләнүчесе, "Саба-Арена" спортчысы Зәйнеев Айназ уңышлы чыгыш ясады һәм Әлки районыннан Әхмәтова Ралина белән ялгыз һәм катнаш парларда уйнап, 17 яшькә кадәр спортчылар арасында чемпион булды. Шулай ук Айназ Түбән Новгород өлкәсеннән Кочетов Кирилл белән 19 яшькә кадәрге парлы категориядә бронза призер була.
Айназны, аның әти-әнисен, тренер Г.Х. Зарипованы лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев