Яшә, «Саба таңнары»!
Район яңалыклары

Яшә, «Саба таңнары»!

җыр

Әлеге җырны хезмәттәшебез Фәридә Вилданова, композитор Айдар Тимербаев белән бергә иҗат иттеләр

Яшә, "Саба таңнары"!

Сабабызда һәрбер иртә

Туа балкып, алланып.

Халкыма рухи байлыкны

Бирә "Саба таңнары". 

Кушымта:   Синдә генә хәбәрләрнең

                    Яңалыкның кайнары.

                    Үз юлыңнан тайпылмыйча

                    Яшә, "Саба таңнары"!!!.

Саекмасын илһам чишмәң

Балкып торсын таңнарың.

Кунак булып һәрбер йортта

Куандыр гел  җаннарны.

 Кушымта:

                  Чал тарихлы  Сабабызның

                  Йөзек кашы син бүген!

                  Иҗат дәртең ташып торсын,

                  Балкыт  син күңел күген!

 Кушымта:

Фәридә Вилданова.


Нет комментариев