Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИҖАТ ХИКМӘТЛӘРЕ АЧЫЛА

Районыбызның яшь иҗатчылары көтеп алган Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесе быел 10нчы тапкыр уздырылды. Кечкенә генә юбилее уңаеннан быел бәйге киң масштабта узып, үзенчәлекләр, яңа төсмерләр белән баетылды. Беренчедән, ул районара бәйгегә әверелде, икенчедән, авторлар белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеге булдырылды.

Бәйгенең беренче этабына Балтач, Теләче, Саба районнарыннан барысы 70 язма эш кабул ителеп, 2 этапка 28 авторның эше үтте. 28 майда Балалар иҗат үзәгендә узган бәйгегә шуларның 23е катнашып, чын мәгънәсендә яшь каләмчеләр бәйрәме узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашучыларны жюри язмалары аша гына түгел, үз-үзләре белән якыннан таныштыру, аралашу аша да бәяләделәр. Бәйгенең икенче өлешендә тәкъдим ителгән темаларга язмалар әзерләргә тиеш иделәр. Казан федераль университетының социаль фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Рәсимә Галиева бәйгенең яшь журналистлар әзерләүдә роле зур булуын үзләренең студентлары мисалларында күрсәттеләр, киләчәктә дә яшьләр иҗатының дәвамлы буласына, катнашучылар саны артачагына ышаныч белдерделәр. «Быел «Серле каләм»нең юбилей елы. Шуңа да ул бик үзенчәлекле. Бүген язмаларыгыз белән генә түгел, үзегез белән дә таныштык. Мин мәктәптә укыганда ук «Яшь ленинчы» газетасында минем хакта мондый мәкалә чыккан иде: «Гарифуллин дигән егет бик үҗәтләнеп яза. Әмма мәкаләләрен генә бик сирәк бастыралар. Бөтен кешегә дә язучы, журналист булырга димәгән. Иҗат иткәч, аннан барыбер юньле кеше чыгачак», – дип язылган иде анда. Соңрак мин аның Рабит Батулла язганлыгын белдем. Без дә иҗатка шулай килдек. Сезнең дә бөтенегез журналист булып бетмәс. Әмма язарга йөрәнү, үз фикереңне кәгазьгә төшерә белү, формалаштыру осталыгы бик мөһим», – диде Васил Гарифуллин яшь иҗатчыларны сәламләп. Рәсимә Галиева «Серле каләм»нең тарихын үзе укыган Юлбат урта мәктәбендә укытучы Мәгъфия Шәмсетдинова оештырган «Серле каләм» түгәрәге белән бәйле икәнлеген, укытучысына зур рәхмәтле булуын җиткерде. Ун ел дәвам иткән бәйгедә беренче тапкыр «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, «Ялкын» журналы әдәби мөхәррире Фәрит Салихов катнашып, үзләре әйткәнчә, иҗат хикмәтләре белән таныштырдылар. «Иҗатка омтылучылар – безнең иң кадерле дусларыбыз. Саба районында «Көмеш кыңгырау» газетасының бик күп иҗатташ дуслары яши, газетаның алтын фондын тәшкил итүче төркем. Шуңа да мин бүген бирегә ашыктым. Әгәр кешедә талант бар икән, ул югалмый, ачыла гына бара. Сез дә сәләтегезне гел арттырып, камилләштереп торыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Факил Сафин. Ярышның икенче өлешендә жюри яшь каләмчеләрнең 1 сәгать эчендә башкарган иҗат эшләрен анализлап, укучыларның фикерләү куәсенең киңлегенә, үзенчәлекләренә игътибар иттеләр. «Туган тел – татар теле безгә кан белән бирелгән. Аны берничек тә кисеп атып булмый. Алып атар өчен, ул сукыр эчәге түгел. Ләкин аны да сәламәтлеккә зыян килгәндә генә алалар», - дип татар теле язмышына борчылуын белдерә Саба гимназиясе укучысы Гүзәл Шәрифуллина. Олы Кибәче мәктәбе укучысы Илзия Гафиятованың да волонтерлык турындагы мәкаләсе бик тирән мәгънәләр белән баетылган иде. «Яхшылыкны үз күңелеңә бирмәсә, кеше кушканга гына эшләп булмый. Волонтерлык мисалында да шулай», – дип ачыклык кертә Илзия. Кыскасы, язмаларның һәркайсы да кызыклы фикерләр, эчтәлеге белән үзенчәлекле иде. «Наркотикларга каршы кө­рәш», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Иҗа­ди язмалар» (5,6 сыйныфлар) но­минацияләрендә җиңүчеләр булып Зөлфәт Дәүләтгәрәев (Иске Икшермә), Булат Гомәров (Шәмәрдән), Айзилә Шакирова (Явлаштау) танылдылар. Зурлар арасында (7,8 һәм 9,10,11 сыйныфлар) Илзия Гафиятова (Олы Кибәче) һәм Эльвира Хуҗина (Түбән Шытсу) язма эшләренә иң яхшылардан дигән бәя бирелде. «Мәктәп гәҗитләре» арасында Шекше төп мәктәбенең «Кыңгырау» басмасы җиңү яулады. Гран-прига Тимершык урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Дилә Шагабиева (фотода) лаек булды. Яшь каләмчеләрне һәм төрле номинация җиңүчеләрен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Марат Кәримов, «Саба таңнары» газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җи­тәк­чесе Әлфия Мөбарәкова, “Яшьлек” яшьләр мәдәни спорт үзәге директоры Динар Маканов тәбрикләделәр. Бәйгедә катнашучылар өчен әлеге көн «Саба таңнары» газетасы һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә узган экскурсияләр белән дә истә калачак әле.

Бәйгенең җиңүчеләре:

«Мәктәп гәҗитләре»

1 урын- “Кыңгырау”  (Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе)

2 урын- “Мәктәбем” (Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе))

3 урын- “NEW GENERATION” –Новое поколение  (Сәләтле балалар мәктәп-интернаты)

 

«Наркотикларга каршы көрәш»

 

1 урын- Дәүләтгәрәев Зөлфәт (Икшермә)

2 урын- Сәләхетдинов Инсаф (Балтач районы)

3 урын- Фәйзуллина Алинә (Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбе)

 

«Сәламәт яшәү рәвеше»

 

1 урын- Гомәров Булат (Шәмәрдән лицее)

2 урын- Шамилов Илмир (Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе)

3 урын- Җәббәрова Фәридә (Теләче районы)

«Иҗади язмалар»

 

«Гран-при»

 

Шагабиева Дилә (Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбе)

 

1 категория  ( 5, 6 класслар )

1 урын- Шакирова Айзилә (Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе)

2 урын- Габдрахманова Ләйсән (Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе)

3 урын-  Гатауллина Диләрә (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)

 

2 категория ( 7, 8 класслар )

 

1 урын- Гафиятова Илзия (Олы Кибәче урта гомуми белем мәктәбе)

2 урын- Газиянова Эльвира (Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе)

3 урын – Хурамшина Гүзәл (Балтач районы)

 

3 категория (9,10, 11 һэм югарылар)

 

1 урын- Хуҗина Эльвира (Түбән Шытсу төп гомум белем бирү мәктәбе)

2 урын- Шафигуллин Искәндәр (Балтач районы)

3 урын – Шәрифуллина Гүзәл  (Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе)

 

 

Актив катнашучылар

 

1. Хафизова Зәринә (Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе)

2.Галиев Салават (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)

3.Фатихов Илфир (Олы Кибәче урта гомуми белем мәктәбе)

4.Имамиев Ранель (Шәмәрдән лицее)

5. Загриев Руслан (Шәмәрдән лицее)

6. Яруллина Азалия (Шәмәрдән лицее)

7. Гыйззәтуллина Мәликә (Шәмәрдән лицее)

8.Леонтьева Александра (Шәмәрдән лицее)

9.Валиуллина Чулпан (Шәмәрдән лицее)

10. Гараева Эльвира (Шәмәрдән лицее)

11.Рахимуллина Әлфизә (Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе)

12. Галиева Гөлинә (Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе)

13.Гыйниятова Зәлия (Түбән Шытсу төп гомумбелем бирү мәктәбе)

14. Гарифуллин Айнур (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)

15.Салахетдинова Эльвира (Балтач районы Янгул гомуми урта белеем мәктәбе)

16.Валиуллина Илзирә (Теләче районы Олы Мәтәскә гомуми белем мәктәбе)

17.Галимҗанова Илүзә (Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе)

18.Дәүләтшина Ильвина (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)

19.Әхтәмҗанова Алинә (Түбән Шытсу төп гомум белем бирү мәктәбе)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X