Явлаштау мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды
Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы.
Әлеге мөһим чара Явлаштау авылы мәчетендә зурлап билгеләп үтелде.Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлламнең тормыш юлы турында Илнур хәзрәт Фәйзерахманов вәгазь сөйләде.
«Аллаһ илчесе бөтен кешелеккә бу дөньяда һәм ахирәттә ничек бәхетле булырга өйрәткән, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә аңа Коръәнне иңдергән, дөнья беткәнчегә кадәр гамәлдә булырга тиешле шәригатьне җиткергән. Рәсүлебез без -кешеләргә җәннәткә илтүче юлны күрсәтеп, шуңа ирешү ысулларын аңлатып калдырган, Аллаһ кушканнарны үтәп, үзенең тормышы белән кешеләргә күркәм һәм лаеклы үрнәк булган. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлламне олылыйк, сөннәтен үтик, Кыямәт көнендә ин шә Аллаһ, шәфәгатенә ирешик»- диде Илнур хәзрәт. Чара чәй табыны артында дәвам итте. Мәҗлескә 40 тан артык кеше килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев