Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Язгы каникуллар!» чарасы башлана

Игътибар!

  Киләсе дүшәмбедән мәктәп  уку­­чы­ларының язгы  каникуллары  баш­лана. Шушы  уңайдан  23 март­тан Татарстанда "Язгы каникуллар!" операциясе старт ала. Исеменнән үк күренгәнчә, аның барышында балаларның юлда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар биреләчәк. 2024 елның 2 аенда республикада балалар катнашында 60 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 бала һәлак булган, 60ы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигале  төгәлләнгән ава­рияләр Югары Ослан,  Биек­тау районнарында теркәлә. ЮХИДИнең район  бүлекчәсе хез­мәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да бик  игътибарлы булырга чакыра. Транспорт йөр­тү­челәр юл хәрәкәте ка­гый­дәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәр­гә,  транспорт тукталышлары,  белем  бирү һәм мәктәпкәчә уч­реж­дениеләр,  спорт оешмалары,  сәүдә комп­лекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чара 1 ап­рельгә  кадәр дәвам итәчәк.

 

Фото https://ru.freepik.com/free

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев