Язмыш дигәннәре җәлләмәгән
Безгә язалар.
Бүгенге язмам тормыш сикәлтәләрен горур үткән, сынауларга сынмаган-сыгылмаган, күпләргә үрнәк шәхес Курсабаш авылында гомер кичерүче газиз кешем, әнием Миннегөл Галиәхмәт кызы Исламова турында. Ул бар эшкә дә оста куллы, һәркемгә ярдәмчел Галиәхмәт бабам белән Шәмседоха әбием гаиләсендә дөньяга килгән. Алдагы балалары бер-бер артлы үлә барган әти-әнисе төпчек кызларының бик гомерле булуын телиләр. Бер атна эчендә үлгән 8 яшьлек кызлары Фаягөлне һәм 8 айлык уллары Шамилне дә жәлләми шул язмыш дигәннәре... Әти-әнисе төпчек кызларын бик яратып, иркәләп үстерәләр. Апасы Рүзилә белән әнием бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәшләшеп буй җитәләр. Бик чая, баскан җиреннән ут чыгара торган чибәр кыз булып җитешә әнием. Уку алдынгысы, комсомолка була.
Саба урта мәктәбендә урта белем алганнан соң, яшь кыз Керәнне мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Авыл халкы, хезмәттәшләре дә үз итә аны. Үзеннән берничә яшькә генә кече укучылары белән хыялланып китеп, бөтен җанын-тәнен биреп эшли ул. Укучыларына үзе белгән бар һөнәрне төшендерергә тырыша. Хәзер дә укучылары хәлен белешеп торалар, ул өйрәткән бәйләү- чигүләрне “Сез өйрәткән идегез”, – дип искә алалар. Бер бәйрәм чарасы да, спектакль куюлар да әнием һәм дусларыннан башка үтми ул заманнарда.
Яшьлек, яшьлек... Ул вакытта туган авылы Олы Шыңар белән Керәнне авылы арасындагы 16 чакрым сизелми дә кыз балага. Ялларда әти-әнисе янына кайтып юа-җыя. Апасы Рүзиләнең балаларын бик ярата, аларны матур кием-салым белән сөендерә.
Җәйге матур көннәрнең берсендә бер егет әнием торган фатир капка төбендә өздереп баян уйный. “Бигрәк моңлы уйный, безнең авыл егете түгел бу”, диешәләр алар фатир хуҗасы Разия апа белән. Чыннан да, баян уйнаучы күрше Өчиле авылы егете, әниемнең булачак тормыш иптәше Таһир булып чыга. Иҗатка, җыр-моңга гашыйк егет белән кыз танышып, озак та очрашып йөрми, гаилә кора. Бер-бер артлы өч кыз, гаиләгә тагын да ямь өстәп малай да алып кайта уңган килен. Каенанасын хөрмәтләп, әтиемнең туганнарын якын итеп яшиләр. Югары белем алырга хыялланып та, үзе укырга керергә мөмкинлеге булмаган әнием әтиебезгә авыл хуҗалыгы институтында укырга мөмкинлек бирә, ул вакытларда икешәр җирдә эшли.
Гомер буе кайда гына эшләсә дә, әнием бөтен җанын-тәнен биреп, яхшы булсын дип җиренә җиткереп хезмәт куйды. Әти-әниебез безне кеше арасында ким-хур итмичә, иркәләп-яратып үстерделәр. Үзләре кебек гадел булырга өйрәттеләр. Балаларына ныклы хезмәт тәрбиясе, югары белем бирделәр. Әтиебез вафатыннан соң, әниебез төп нигезебез җылылыгын саклап, балаларын, килен-кияүләрен, 10 оныгын барлап, кайгыртып гомер кичерә, Аллаһка шөкер! Хәзер дә тынгысыз йөрәкле әнием авылда үтүче чаралардан читтә калмаска тырыша, “Аккалфак” хатын-кызлар клубына йөри, күңел җылысын биреп оек башлар бәйли. Барлык туган-тумачаларның, укучылары, сыйныфташлары, хезмәттәшләренең хәлен белешеп яши.
Гөләрия Хәйриева,
Байлар Сабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев