Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңәбез дип килгәннәр

Өлкәннәр ункөнлегендә билгеләнгән чаралар 88 кеше тәрбияләнгән Лесхоз картлар-инвалидлар йортында ел саен бик матур билгеләп үтә.

Биредә яшәүчеләр өчен матур концерт программасы, бүләкләүләр, коллективтан, республика  районнарыннан килгән делегацияләрнең котлаулары була. Быел да хөрмәтләү барышында өлкәннәребезнең күз яшьләре дә, йөзләреннән елмаю да китмәде. Бирегә берсе дә рәхәтлектә яшәгәнлектән килмәгән, шуңа күрә дә монда 88 төрле  авыр тормыш тарихын тыңлап була иде. “Мин, аякларсыз калу сәбәпле, 2015 елның февраль аенда килдем. Үземнең гаиләм турында сөйләргә яратмыйм, ләкин хәзерге вакытта минем әнием дә исән, туганнарым да килгәләп йөргәнен әйтә алам. Гомумән алганда, зарланмас идем. Мине читтә калдырмыйча, гел төрле чараларга, ярышларга йөртәләр” - дип Вилдан Фатыев үзе­нең кичерешләре белән бүлеште. Өлкәннәрне бәй­рәм белән район башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов  тәбрикләде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев