Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«ҖИҢҮГӘ ҺӘМ ХӘТЕРГӘ - 30 ЕЛ»

1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкканга 30 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсендә үткәрелгән чарага әфганчы-ветераннар – Сабадан Фәнис Шәмсетдинов, Аккүл Бигәнәй авылыннан Наил Кадыйров һәм «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Садыйков, китапханәчеләр, укучылар чакырылган иде.

Кичәне алып баручы Илсөяр Шакирҗанова һәм Альбина Шамилова илебезгә ачы хәсрәт булып төшеп аналарның йокысын качырган, районыбыз тарихында да тирән яралар калдырган гаделсез сугыш хатирәләре белән таныштырганда һәркем тагын бер кат тетрәнү кичерде. Тарихи дата уңаеннан «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, ТР хәрби комиссариаты, Республика балалар китапханәсе яшүсмерләр өчен «Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел» дип аталган конкурс игълан итеп, бәйгегә районыбыз китапханәләре дә бердәм кушылды..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X